Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
12 августа 2020 - 10:32
АТАДАН КАЛГАН ХАТА
«Без телибез утызны, Ходай бирә тугызны» дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Шулай, күбрәкне көтәргә яратабыз без. Күбрәк – көтәргә яратабыз. Кем дә булса килер дә безнең проблемаларны хәл итәр дип ышанабыз. Аеруча өстәгеләргә ышанабыз. Үзара «Ышанмыйбыз!» дигән очракта да, урысларның «авось» дигәне шикеллерәк, «бәлки, бу юлы булыр» дигән өмет яши күңелдә. Ә зуррак проблемаларны хәл итү турында уйлап та карамыйбыз хәтта, анысына «безнең баш җитми», анысының «кешеләре куелган». Шуңа да югалган мөмкинлекләр күбәйгәннән-күбәя тора. Ни гаҗәп, кеше үзгәрә дисәләр дә, аның кайбер сыйфатлары гасырлар буена саклана, отыры куәтләнә бара кебек. -
6 августа 2020 - 09:12
БӨТЕН ХАЛЫК БИЗНЕСМЕН!
Җәмәгать, бер мин генә тәмлүшкә пешереп, мәчет манараларына, авылга, әбиләргә, чәчәкләргә сокланып, фотога төшереп утырам, ахрысы! Бөтен халык нидер сата, эчә, ашый! Ул гына да түгел инстаграм, в контакте, ватсап битләрендә, төркемнәрендә бертуктаусыз реклама урнаштыра! Элек тә шөгыльләнүчеләр бар иде, ә менә бу пандемия вакытында бөтен халык бизнесмен булып китте бит әле! Эчем поша башлады, мәйтәм, бөтен кеше яшәреп, чибәрләнеп, баеп бетсә, мин нишләрмен?! -
31 июля 2020 - 08:06
КҮКЛӘРДӘ ОЧКАН КОШ СЫМАН
Көннәрнең берендә көндәлек ритмнан арып, яңа хис-кичерешләр тояр өчен, башка сыймаслык гамәлләргә дә ымсынып куясың. Шулай булмый ни, иртәнге тугызга эшкә килеп, кичке алтыга кадәр хөкүмәт эшеннән соң да өйдә көндәлек мәшәкатьләр көтеп тора: ашарга пешерәсе, керен юасы, җыештырасы, дигәндәй… Менә мин дә шул чиккә җиттем ахры. Дусларымның туган көнгә бүләк иткән сертификатын тартып чыгардым: парапланда очачакмын! -
29 июля 2020 - 08:33
СУГА САЛ…
Кызык бу тормыш. Социаль челтәрләгә баксаң, әле бер артист, әле икенчесе мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында фотога төшәләр, видео урнаштыралар... «Афәрин!» – дип карый кайберәүләр, «Үзләренә пиар ясый инде болар», – дип йөзен сыта икенчесе. Кем әйтмешли, кемнең нияте ниндидер – бер Ходай гына белә... -
24 июля 2020 - 09:24
КАРАҖИЛӘК ҖЫЮ СЕРЛӘРЕ - безнең тәҗрибә
Караҗиләк җыю вакытын без сагынып көтеп алабыз. Җиләк җыю һич кенә дә җиләк ашау өчен түгел, ә күңел рәхәтлеге өчен. Элек-электән бездә шундый традиция булган: бөтен туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр безгә җиләккә килгән. Бабай да, әти дә урманны яхшы белгәнлектән, җиләк вакыты җитүгә, бөтен халык безгә агылган. -
20 июля 2020 - 09:14
Атың кем? Татар!
Төркиядә «татар» сүзен күп төрле атамаларда һәм гыйбарәләрдә очратырга була. Кеше исем-фамилиясе буларак та таралган. Бер төрекчә интернет сайт мәгълүматларына караганда, Төркиядә йөз иллегә якын кеше Татар исемен йөртә. Телевизор караганда да бу исем колакка еш керә. Мәсәлән, яшь дизайнер Мәликә Татар. Аның дизайн стиле «Бәдәнеңне киендер, рухыңны бәхетле ит» шигаре белән тәкъдим ителә. Әлбәттә, Татар исемле кешеләр татар дигән сүз түгел. Әллә ничә мәртәбә сорадым, бу Татар татармы дип, юк, диделәр... -
16 июля 2020 - 13:14
МИНЕМ КЕБЕК АЛДАНМАГЫЗ!
Сез бәлки баллы теллеләргә алданып, минем кебек югалып кала торганнардан түгелдер. Әмма игътибарлы була торып та, уйламаганда буш кесә белән каласың икән шул... Бу хәл бер-ике көн элек кенә булды. Мин аның турында махсус өченче көнне язарга, нәтиҗәне җиткерергә теләдем. Ләкин сез ул нәтиҗәне үзегез ясарсыз. Ә мин сөйли торам. -
14 июля 2020 - 09:38
«Сез исән – һәм бу инде бәхет...»
Үләренә бер көн кала, 27 яшьлек кыз күңелендәгене социаль челтәрдәге битенә язып калдыра. 24 сәгать узар-узмас, якыннары янәшәсендә җан бирә кыз. Хәзер әлеге хат, күпләрнең күңелен кузгатып, дөнья буйлап йөри... -
9 июля 2020 - 14:33
ЭССЕДӘН САКЛАНУ ӨЧЕН ТӨП-5 КИҢӘШ!
Без, адәм балаларына, ярап булмый инде. Әле генә яңгырдан, салкын һавадан зарланган идек, хәзер исә “Кайчан бетә бу эсселек?” – дибез. Җәйнең бар яме шул кызу кояш нурларында булса да, югары температурада авыр икән. -
7 июля 2020 - 19:15
Алыштыргысызлар китеп бара...
Бүген көнебез кайгылы хәбәрдән башланды. Фәрит абый – Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов үлеп киткән. -
3 июля 2020 - 08:00
БАРА-БАРА БӘЙРӘМ КАЛА
Бәйрәмнәребез, төсен, матурлыгын югалта-югалта, күңелдә моңсулык уятып, өйләребездән, урамнарыбыздан, тормышыбыздан китә шикелле, юкса саннары артканнан-арта гына. Хәтта аларның рәсмиләрендә дә элеккеге бердәмлек, күтәренкелек сизелми. Кызыллык юк та юк инде ул. Хәзер бәйрәмнәрне күбрәк дәвамлы хезмәттән соң бирелә торган ял кебегрәк көтәбез, буш вакыт була дип, алдан ук хуҗалык эшләрен планлаштырабыз. Кемнәргәдер алар табигатькә чыгу, шунда шашлык ашау өчен сәбәп булып тора, берәүләр авылларына, әти-әниләренә кайта. Ә бит әле кайчан гына бәйрәмнәр, йөзләргә нур сирпеп, күңелләрдә өмет чаткыларын көчәйтеп, яңа хыяллар өстәп, туганлык-дуслык җепләрен ныгытып, бөтен дөньяны тутырып, Илгә килгән шатлык кебек иде. Кинәт аптырап киттем: аларны барлыкка китергән, эчтәлегенә тирән мәгънә салган борынгылар да, бара-бара бәйрәм кала, дигәннәр… -
30 июня 2020 - 10:30
ЕГЕТЛӘР НИНДИ КЫЗЛАРГА ӨЙЛӘНӘ? (үзләреннән сорадык)
Миләүшә Гафурованың март санындагы “Ничек кияүгә чыгарга?” дигән язмасы күп кешедә кызыксыну уятты. Ул үз алдына бик кызыклы сорауларны куя: “Ә ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килми соң? Һәм ни өчен кияүгә чыгарга кирәк? Чыгарга кирәкме, гомумән? Ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килә һәм ничек итеп кияүгә чыгарга?” Миләүшәнең уйлануларын, нәтиҗәләрен укып чыкканнан соң үзеннән-үзе каршы якның фикерен дә беләсе килде: ә егетләр өйләнүгә ничек карый? Аларга бу бүгенге көндә ни дәрәҗәдә кирәк? Һәм, гомумән, кирәкме? Аралашкан-аралашмаган, өйләнгән-өйләнмәгән ир-егетләргә сорауларымны юлладым да, җавапларын алганчы, үзем бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдым. Ә аннары егетләр белән кызларның өйләнешү турында нәрсә уйлауларын чагыштырып карарбыз… -
28 июня 2020 - 11:43
УМАРТАЧЫ ЯЗМАЛАРЫ (дәвамы)
Умарталык тормышы турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. -
26 июня 2020 - 10:24
«АНА ТЕЛЕҢНЕ ОНЫТУ - ХӘЗИНӘҢНЕ ЧҮПКӘ АТУ » (Япон егете татар теле буенча докторлык диссертациясе яза)
Юто Хиcияма – Япониядә татар телен фәнни дәрәҗәдә беренче һәм җентекләп өйрәнүче бердәнбер япон галиме. Җир читендә, Татарстаннан мең чакрым ераклыкта яшәп ятучы яшь егетнең татар теле буенча докторлык диссертациясе язганы башка да килмәс иде кебек. Татарстанның үзендә дә соңгы вакытта телче галимнәребез сүлпәнәйде, шик-шөбһәгә төштеләр, шикелле. Татар теле турында интервью бирергә җөрьәт итәрдәй белгеч табуы да кыен хәзер. Күп кенә мәктәпләрдә татар теле дәресләре бетерелде үк... -
22 июня 2020 - 15:41
«Татарның көчле нәшрияты булырга тиеш»
Соңгы арада Татарстан китап нәшриятын «Татмедиа» АҖенә кушу турында актив фикер алышу бара. Әлеге уңайдан «Идел» журналы да татар зыялыларының «кушылу» турында нәрсә уйлаганын белеште.