Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
19 октября 2020 - 11:13
ЕГЕТЛӘР КӨЗЕ
«Идел» журналының сентябрь санында кызлар җәе турында сөйләшкәч, «Ә егетләр ни белән мәшгуль?» дигән сораулар күп булды. Без озак уйлап тормадык, төрле өлкәдә кайнаган, көз айларын грандиоз планнар белән башлаган яшьләребез арасында сораштыру үткәрдек. -
12 октября 2020 - 09:18
МАРАТ КӘБИРОВ ОСТАХАНӘСЕ
Бу язма – әдәбият теориясе түгел. Әдәбият теориясен мин бишенче сыйныфта ук укыдым, ятлап бетерә яздым, тик берни дә аңламадым. НИЧЕК ЯЗАРГА КИРӘК? Мине иң борчыган сорау шул иде. -
7 октября 2020 - 08:44
ТЫШТАН ЯЛТЫРАП
Ркаил Зәйдулла каланчасы -
6 октября 2020 - 09:25
ЫСЛАНГАН КАЗ (рецепт)
Веган ук булмасам да, ит ризыклары белән дуслык юк дәрәҗәсендә минем. Кечкенәдән шулай. Хәтеремдә, әни тавык бүлә. Кемгә кайсы өлеш тия – дүрт күз белән көтеп торабыз (дөресрәге, торалар). «Симез ботлары – йөгерттереп эшләүчеләргә, оча торган канатлары – кызларга, аларга да «очасы»... Ә миңа канат ни дә, бот ни – барыбер ашамыйм. «Ичмасам, менә бу кисәген булса да кабып кара», – дип, минем алга итнең тәмлерәкләрен куйгалый әни. «Ит ашамый торган кеше буламыни инде?» – дип сәерсенәләр. -
30 сентября 2020 - 10:55
КИЕМНЕҢ ҮЗ ӘДӘБЕ
Кешенең киенүен контрольдә тотучылар бар анысы: дин, оешма җитәкчеләре һәм… капка төбендәге әбиләр. Беренчесе гаурәтне капларга куша, кешенең, бигрәк тә, хатын-кызның сәламәтлеге, әхлагы турында кайгырта. -
24 сентября 2020 - 09:57
ФОТОКҮРГӘЗМӘ: МӘДИНӘ ХӘСӘНОВА
Мәскәү кызы Мәдинә Хәсәновага августта 14 яшь тулды. Бик иҗади кыз ул: фортепианода уйный, шигырь-хикәяләр яза. Фотога төшерү белән дә мавыга. Аеруча шәһәр күренешләре якын аңа. Әлеге фотоларны ул Мәскәү, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә төшергән. -
21 сентября 2020 - 09:12
«ТУКАЙ ДА БИТ СИНЕ ҖЫРГА КЕРТКӘН»
Авыллар, нәсел тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле язмаларымнан бераз читкәрәк китеп, яшьлек вакытына бәйле предметлар, ризыклар турында да сөйләшәсе килә. Шуларның берсе – һичшиксез, бәрәңге. Нинди генә мәзәкләр сөйләнмәгән аның турында, нинди генә җырлар язылмаган. Кешене үлемнән саклап калган, билен бөктергән, халыкның рәхмәтен дә, нәфрәтен дә ишеткән бәрәңге ул. -
17 сентября 2020 - 13:22
ХӘМДҮНӘ ТИМЕРГАЛИЕВА ТУРЫНДА ТАТАР ҖЫРЧЫЛАРЫ…
"Бәгырь телем-телем кискәләнә, өзгәләнә... Язмыш тагын ялгышты...” -
14 сентября 2020 - 10:49
БИОЛОГ ЯЗМАЛАРЫ
Биология юнәлешендә «ата кара тараканның кан әйләнешен» белмәгән өчен, өстәмә сессиягә дә калдырырга мөмкиннәр, әмма мөгаллимнәрнең лекцияләрен шулкадәр бирелеп, мәхәббәтле итеп сөйли-сөйли, дәрес азагына битләренең кызарып бетүен, «Әхмәт Бакиевич тараканны татарча «кипкән» дип йөртергә ярата иде», - дип инде үзләре дә галим дәрәҗәсенә җиткән мөгаллимнәрнең хәзер дә фәнни җитәкчеләрен елмаеп искә алуларын күргәннән соң, «минем дә бу казанда кайныйсым килә» дип уйлап куйганыңны сизмичә дә каласың. -
11 сентября 2020 - 10:17
КЫРЫК ИКЕ ЧАКРЫМЛЫК ЫШАНЫЧ
Әгәр кеше минем марафонда йөгерүемне күреп, мода артыннан куа, дисә – ул бик нык ялгыша... -
7 сентября 2020 - 09:16
ИРДӘҮКӘЛӘР ИЛ ДАУЛЫЙ...
...Сабан туе гөрли. Мәйдан уртасында көрәш кызганнан-кыза. Кулына ак сөлге урап тоткан ике хатын-кыз, аякларын аерып басып, билләрен бөккән хәлдә уртада бөтереләләр. Аркалары буйлап аккан ачы тирдән футболкалары тәннәренә сыланган, култык аслары юешләнгән, чәчләре бүселеп чыккан. Мышкылдаган тавыш ирләрнекеннән ким түгел. Менә берсе икенчесен биленнән буып та алды, күтәреп, егып та салды. Мәйдан гладиатор сугышларын караганнан да кимен куймыйча, дөньяны яңгыратып гүләргә тотынды... -
3 сентября 2020 - 11:56
Фотокүргәзмә (ГҮЗӘЛ ГЫЙМАДИЕВА)
Казан кызы Гүзәл Гыймадиевага 27 яшь. Башкаланың нефть һәм химия көллиятендә укып, лаборант-аналитик белгечлеге алган. Белеме буенча химияне сайласа да, Гүзәл күңеле белән гел сәнгатькә тартыла. Менә инде икенче ел кулында гел фотоаппарат булыр. Аеруча туйлар, никахлар төшерергә ярата. Август – гомер-гомергә туйлар ае саналды. «Идел» фотокүргәзмәсендә дә Гүзәл Гыймадиеваның туйлы фотоларын тәкъдим итәбез. -
1 сентября 2020 - 09:49
ҺИНДСТАНДА ЧӘЙ ДӘ ТӘМЛЕРӘК
Бала чагымда Һиндстан – тормышы җыр-биюдән генә торган әкияти дөнья булып күзаллана иде. Радж Капур, Митхун Чакроборти, Хема Малини… уйнаган фильмнарны сәгатьләр буена тын да алмыйча караганым әле дә истә. Яшьтәшләрем кебек мин дә Маугли маҗаралары, батыр Рикки-Тикки-Тави, һинд халык әкиятләре белән мавыктым. Ә бу илне үз күзләрем белән күрү теләге хыял булып күңелдә яшәде. Ниһаять, мин хыялымдагы илдә! -
26 августа 2020 - 14:34
АТА КОРТЛАРНЫ УМАРТАДАН НИК КУАЛАР?
Календарьда августның соңгы көннәре, көзгә дә ерак калмады. Хәзер умартачылар кортларны көзгә әзерләү белән мәшгуль. -
21 августа 2020 - 09:48
ШУЛПАДАН БАШКА МИН – МИН ТҮГЕЛ
Ризыкта үземне талымлы дип әйтә алмыйм, барысын да ашыйм. Әмма ит белән шулпадан башка мин – мин түгел. Икесе бербөтенне тәшкил итсә, дөньям бөтенләй түгәрәкләнә. Шулпаны мин тәүлекнең егерме дүрт сәгате буена ашый алам.