11 март 2019 яңалыклары
-
11 марта 2019 - 15:43
Татар чәен өендә эчәргә күнеккән ул, яки Иске Татар бистәсе акчалы музейларының кайбер үзенчәлекләре
Беркөнне өч яңа музейның берсенә кереп, татар телендә экскурсия тыңларга телим, дидем. Каршы алып торучы хезмәткәр миңа, җүләргә караган шикелле, бер томырылып карады да өлкәнрәк вазыйфалы хезмәткәрне эзләп китте. -
11 марта 2019 - 15:22
Кер юу машинасын уйлап тапкан җәннәткә эләксәен дигәннән...
Хак сүз! Хатын кызларга бүләк дип әйтмәгез, бу бөтен кешелеккә бүләк! -
11 марта 2019 - 13:02
Ана телебезне кимсетмик!
Бүген ана телебезгә төрле яктан һөҗүм итәләр. Русча имтиханнар, “ирекле” дигән булып мәктәпләрдә укытуны тыюлар… Сәгатьләре кыскартылган татар теле дәресләре… Йөрәгең генә чыдасын! Менә тагын бер “батырлык”! -
11 марта 2019 - 12:00
Җитте, күп салма. Коръән ашына барасым бар…
Кайбер дин юлына басып намаз укый башлаган кешеләр галәмәт “акыллы” булып китәләр дә, башкаларга акыл өйрәтә башлыйлар. Кирәксә-кирәкмәсә дә, кешенең тышкы кыяфәтенә, киенүенә, үз үзен тотышына карата үз фикерләрен белдерәләр. Әле ул фикерне тыныч кына, акрын гына белдерсәләр, бер хәл. Юк, бөтен кеше янында кычкырып, тавыш күтәреп, “менә күрегез, мин нинди акыллы, белемле!” дип, күкрәк сугып эшләргә яраталар алар. -
11 марта 2019 - 09:48
Җаным-тәнем белән көрәшне яратам!
Рудияне туры эфирга чакырыр алдыннан мин, дөресен әйтәм, аның татарча көрәш белән шөгыльләнүе турында белми идем.