21 март 2020 яңалыклары
-
21 марта 2020 - 15:12
Остазым - Фоат ага Галимуллин
Фоат абый исә гел янымда булды. Яңалык текстларын без телефон аша бергәләп әзерли идек. Логик басым, җөмләнең иясен-хәбәрен табарга мине кабаттан институт укытучым, деканым өйрәтте. Рәхмәт, остазым! -
21 марта 2020 - 14:19
Һава торышы үзгәрә
Һава торышы турында сөйләшеп алыйк әле. Бүген төнлә -1дән -6 градуска кадәр салкыная, көндез температура 0дән +5кә кадәр. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. -
21 марта 2020 - 13:33
Театр карантинда: артистлар ничек яши?
Барыбызга да мәгълүм, массачыл-мәдәни чараларның вакытын күчерделәр. Шул исәптән, театрлар да карантинда. Бүгенге көндә артистлар ни белән шөгыльләнә һәм коронавирус китереп чыгарган вәзгыятькә ничек карый? Алар белән шул хакта сөйләштек. -
21 марта 2020 - 13:04
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!
“Нәүрүз” – фарсы-таҗикча “яңа көн” дигән сүз. -
21 марта 2020 - 12:52
15 апрельгә кадәр - махсус режим
Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота. -
21 марта 2020 - 12:28
Галимә Резеда Ганиева бакыйлыкка күчте
Бүген татарның олы галимәсе Резедә Кадыйр кызы Ганиева вафат булды. Зөфәр абыйның, мәрхүмә якыннарының ,туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.