Логотип Идель
Эксклюзив

«КАЛЕБ»: Нәтиҗәләр һәм планнар

Сезонны 2020 елның сентябрендә "Яшә!" спектакле белән ачу һәм шул ук айда “Шигъри драматургия” лабораториясе нәтиҗәләре нигезендә ясалган поэтик пьесаларны уку, катнашучыларга дипломнар тапшыру планлаштырыла.

"Калеб" иҗат берләшмәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә:

    Җиде ел элек, 2013 елның 22 маенда, «Калеб» яңа буын җыенының беренче чарасы узды. Музыкаль һәм әдәби кичәләр, белем бирү проектлары һәм лекторийлар, иҗади лабораторияләр, гадәти булмаган форматтагы спектакльләр, китап һәм фильм презентацияләре - "Калеб" эшчәнлегенең бер өлеше генә. Быелгы ел, ягъни 2019-2020 ел нинди вакыйгалар белән истә калды соң?

«XXI гасыр тавышы» 

 2019 елның җәендә Калеб иҗат берләшмәсе берничә ел элек барлыкка килгән идеяне тормышка ашырды – «XXI гасыр тавышы» аудиоҗыентыгы дөнья күрде. Поэзия һәм проза әсәрләрен шагыйрьләр үзләре һәм актерлар укыган җыентыкны тәкъдим итү кичәсе Кариев театры бинасында шигъри-әдәби һәм музыкаль форматта 2019 елның 14 октябрендә узды.

ÖTÜKÄN

     2019 елның 4 ноябрендә “Werk” арт-пространствосында ÖTÜKÄN спектакленең премьерасы булды. Ул Йолдыз Миңнуллинаның шул исемдәге поэмасына нигезләнгән. Тән хәрәкәтләре - Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев. "ÖTÜKÄN" - татар милли көрәшен сәнгать буларак тәкъдим итүнең беренче тәҗрибәсе.

9 декабрьдә "ÖTÜKÄN" спектакле "Һөнәр" XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында тәкъдим ителде. Мондый фестивальдә “Калеб” иҗат берләшмәсе беренче тапкыр катнашты.

КАРУРМАН

   2019 елның 2 декабрендә Кариев театры сәхнәсендә “Карурман” спектакленең эскизы күрсәтелде. Пьеса авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова. Режиссер: Резеда Гарипова. Дизайнер: Альбина Хөсәенова. Рәссам: Әлфия Валеева.  Музыка: JUNA төркеме, Зәринә Вилданова. Спектакльдә Кариев һәм Тинчурин театры артистлары, Казан театр мәктәбе студентлары катнашты.

   "Карурман" борыңгы төрки мифологиягә нигезләнеп язылган. Ул балачактан билгеле булган геройларны һәм йолаларны яңача «укырга», заманча лироэпика һәм фэнтези жанрына куелган вакыйгаларны башка яктан күрергә чакыра.

   Эскиз соңыннан авторлар тарафыннан эшкәртелеп,  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры репертуарына кертелде. Спектакль премьерасы 2020 елның 12 мартында узды.

"КАЙТУ"

 2019 елның 16 декабрендә Кариев театрында Лилия Гыйбадуллинаның "Кайту" шигъри җыентыгына нигезләнгән синепоэма (поэтик фильм) тәкъдим ителде. Режиссер: Гөлчәчәк Шәйхетдинова.

    “Кайту” синепоэмасы - гомуми аңлашылган визуаль кодлар аша киң аудиториягә поэтик текстларны җайлаштыру. Яңа формат булганга күрә тәкъдим итү кичәсе ачык формада үтте. Фильмны караганнан соң әдәбият, кино белгечләре һәм тамашачылар белән фикер алышу булды.

"БЕЗНЕҢ ҖЫР"

2019 елның 18 декабрендә Кариев театрында “Безнең җыр” лабораториясенең конкурс этабы үтте. Жюри әгъзалары тарафыннан 19 җыр сайлап алынды, егерменче җыр тамашачы тавышы белән билгеләнде.

Яшь башкаручыларны, шагыйрьләрне һәм композиторларны берләштергән “Калеб” иҗади берләшмәсенең яңа проекты Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.

     2019 елның маенда журналистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм җәмәгать әгъзалары катнашында хәзерге заман эстрадасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда проблемалар ачыкланды, алдагы эш юнәлешләре билгеләнде. Катнашучыларга танылган җыр авторлары һәм композиторлар белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Разил Валеев, Резеда Ахиярова кебек җыр сәнгате осталары яшьләргә үзләренең иҗат серләре белән бүлеште.

    Җыр язу 2 этапта башланды: беренче этапта шобага тотып шагыйрьләр, композиторлар һәм башкаручылар командалары билгеләнде һәм жюри әгъзаларына 17 җыр тапшырылды. Оештыручылар карары буенча икенче этапта командалар таркалып кабат җыелды. Нәтиҗәдә, тагын 17 җыр дөнья күрде.

   "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең финал концерты 2020 елның 1 октябрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

"ШИГЪРИ ДРАМАТУРГИЯ"

    2020 елның 15 гыйнварында “Шигъри драматургия” белем бирү лабораториясе эшли башлады. “Татар китабы йорты”нда узган  лекторийдә Татарстанның профессиональ шагыйрьләре катнашты, алар арасында Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Рифат Саләх, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Гыйбадуллина. “Әкият” курчак театрының баш режиссеры, драматург Илгиз Зәйниев; әдәбият белгече, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; театр тәнкыйтьчесе, театраль лабораторияләр кураторы, Камал театры хезмәткәре Нияз Игъламов лекцияләр укыды. Лаборатория нәтиҗәсендә барлыкка килгән әсәрләр яңа сезонда уку (читка) форматында тәкъдим ителәчәк.

7. 2020 елның 28 гыйнварында яшь авторлар өчен "Кыска хикәяләр марафоны" әдәби-белем бирү лабораториясе эшли башлады. Атнаның һәр сишәмбесендә Кариев театрында танылган шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар үтте: Дания Заһидуллина, Илсөяр Ихсанова, Ркаил Зәйдулла, Марат Кәбиров, Радмила Хакова практик дәресләр үткәрделәр. Дәрес нәтиҗәләре буенча лабораториядә катнашучылар кыска әдәби әсәрләр язды һәм алар матбугатта дөнья күрде. Проект партнерлары: “Идел”, “Казан утлары” журналлары, “Ватаным Татарстан” газетасы.

"КЫСКА ХИКӘЯЛӘР" МАРАФОНЫ

2020 елның 28 гыйнварында яшь авторлар өчен "Кыска хикәяләр марафоны" әдәби-белем бирү лабораториясе эшли башлады. Атнаның һәр сишәмбесендә Кариев театрында танылган шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар үтте: Дания Заһидуллина, Илсөяр Ихсанова, Ркаил Зәйдулла, Марат Кәбиров, Радмила Хакова практик дәресләр үткәрделәр. Дәрес нәтиҗәләре буенча лабораториядә катнашучылар кыска әдәби әсәрләр язды һәм алар матбугатта дөнья күрде. Проект партнерлары: “Идел”, “Казан утлары” журналлары, “Ватаным Татарстан” газетасы.

"ЯШӘ"

   2020 елның 10 мартында Австриянең танылган психиатры, язучы Виктор Франклның "Сказать жизни «Да»: психолог в концлагере» әсәре буенча куелган "Яшә!" премьерасы узды.

      Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакльне ГИТИС режиссерлык факультеты студенты Гөлназ Минкина сәхнәләштерде. Пьесаның композиторы - Казан консерваториясенең ассистенты Байар Такшина. Спектакль рәссамы Фешин ис. Казан сәнгать көллиятен тәмамлаган Софья Карчевская. Бу аларның һәрберсенең беренче эше. Спектакльнең хореографы Марсель Нуриев.
Спектакльдәге рольләрне Кариев театры актерлары Фернат Насыйбуллин, Булат Гатуллин, Дилүс Хәкимҗанов, Илназ Хәбибуллин, Гөлназ Галимуллина, "Әкият" курчак театры рәссамы Нияз Садыйков, шулай ук ​​Казан театр училищесы студентлары башкарды.

ПЛАННАР

    Сезонны 2020 елның сентябрендә "Яшә!" спектакле белән ачу һәм шул ук айда “Шигъри драматургия” лабораториясе нәтиҗәләре нигезендә ясалган поэтик пьесаларны уку, катнашучыларга дипломнар тапшыру планлаштырыла.

     1 октябрь "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең финал концерты булачак. Киләсе сезонга башка күп кенә кызыклы чаралар планлаштырылган. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев