Логотип Идель
Мәдәният

СӘЛӘТЛЕ ТӘРҖЕМӘЧЕГӘ ИХТЫЯҖ ЗУР

Иртән автобуска утырып эшкә барганда ук инде без ана телебезне гарипләндерелүнең шаһитлары булабыз. Татарча бер-ике авыз сүз белгән теләсә кемне тәрҗемә итәргә, шул ук текстны укып яздырырга җәлеп итәләр бугай дигән фикер туа.

Иртән автобуска утырып эшкә барганда ук инде без ана телебезне гарипләндерелүнең шаһитлары булабыз. Татарча бер-ике авыз сүз белгән теләсә кемне тәрҗемә итәргә, шул ук текстны укып яздырырга җәлеп итәләр бугай дигән фикер туа.

«Җәрәхәтләнүне читләп үтү өчен, тотынып барыгыз!»
«Башкалабыз халкын әлеге югары бүләк белән котлыйбыз!»
«Ярдәмгә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез...»

Анда-санда куелган элмә такталарда татарчага ялгыш тәрҗемәләрне күреп, күңел сыкрап куя. Сүзләре татарча, әмма фикер бирелеше, мәгънәсе дөрес тәрҗемә кылынмаган була алар күбесе («Утырту юк», «Очып китү районы», «Урак һәм тартылган урамы», «Черки чарасы»...). Телнең шул рәвешчә, юкка чыга баруы, филологларны гына борчымый бит инде. Иң аянычы шул: арабызда «Татарча әйтелгән (язылган) бит, хет болай булса да ярый инде!» – диюче битарафлар да ешайды...

Язмабызның бүгенге герое белән тәрҗемә турында, төгәлрәк әйтсәк, русчадан татарчага тәрҗемә турында сөйләштек. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов тәрҗемәнең тормышыбызда һәм фәнни даирәдә мөһимлегенә басым ясый.

«Тәрҗемәче әсәрнең аһәңен дә тоемларга тиеш»

– Марсель әфәнде, татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә иткәндә нинди үзенчәлекләр бар?

– Бу сорауга ниндидер гомуми җавап бирү авыр. Беренчедән, проза яки поэзия әсәрләре тәрҗемәсен аерып карарга кирәк. Бу, әлбәттә, прозаны тәрҗемә итү поэзиягә караганда җиңелрәк дигән сүз түгел. Прозада да күп очракта лиризм чагылыш таба, аерым язучылар үз әсәрләрен ритмик алымнар белән баета, һәм мондый әсәрләрне телдән-телгә күчерү тәрҗемәчеләрдән зур осталык сорый. Чөнки тәрҗемәче әсәрнең мәгънәсен генә түгел – аның аһәңен дә, интонациясен дә тоеп, башка тел чаралары белән чагылдырырга тиеш. Мисал өчен нәсер жанрын алыйк. Без аны ритмик проза дип карый алабыз һәм рус теленә тәрҗемә иткәндә дә бу ритм тоемланырга тиеш. Ләкин сорау туа: тәрҗемәчеләр бу ритмны тотып, аны үзгәртмичә башка телдә укучыларга җиткерә алалармы?

Әлбәттә, бу сорау татарчадан русчага тәрҗемәләргә генә кагылмый. Ә инде конкрет рус теленә тәрҗемәләргә килгәндә, бер момент игътибарга лаек. Күп очракларда татарча текстлар рус теленә сүзен сүзгә биргән вариантлардан, ягъни подстрочниклардан тәрҗемә ителә. Алыйк Тукайны. Аның шигырләрен русчага тәрҗемә иткән Анна Ахматова, Арсений Тарковский, Вероника Тушнова, Семен Липкин кебек рус шагыйрьләренең берсе дә татар телен белмәгән. Алар мәгънә ягыннан Тукай шигырьләренә нихәтле якын килсәләр дә, аның ритм һәм интонациясен төгәл чагылдыра алмыйлар. Бу мөмкин дә түгел, чөнки татар һәм рус телләре нык аерыла, рус шигыре системасындагы ямб, хорей, дактиль кебек үлчәүләр белән гаруз, яки бармакка (силлабикага) нигезләнгән ритмны имитацияләп кенә була. Ләкин аның өчен татар шигырендәге ритмны ишетү кирәк. Шуңа күрә аерым тәрҗемәчеләр подстрочниклар белән бергә оригиналларны да сорыйлар.

Бер генә мисал китерәм. Әле күптән түгел генә мин Хәсән Туфанның «Мирасханә»дә (Г. Ибраһимов ис Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә. – Авт.) сакланган архивын карап утырганда, тәрҗемәче һәм шагыйрь Рувим Моранның хатларына тап булдым. Күп хатларда Рувим Моран Хәсән агадан «подстрочник»лар белән бергә, оригиналларны да җибәрүен үтенә. Мәгълүм ки, Рувим Моран тәрҗемәләрне камилләштерү өчен татар телен дә өйрәнгән.

Әлбәттә, тәрҗемәченең әсәр оригиналы телен белүе яхшы тәрҗемәләү өчен нигез булып тора ала, ләкин бу әлеге тәрҗемәләрнең башкаларныкына (тел белмәүчеләрнекенә) караганда әйбәтрәк дигән сүз түгел. Монда бары тик потенциаль мөмкинлекләр турында сүз бара. Шул ук Ахматованың Тукай яки Җәлилне тәрҗемә итүен без начар дип бәяли алмыйбыз. Гәрчә бөек рус шагыйрәсе татарча белмәсә дә, аның шигьри таланты шактый төгәл тәрҗемәләргә ирешергә мөмкинлек биргән.

«Элек тәрҗемә төшемле кәсеп иде»

– Еш кына татар язучыларын үз казаннарында гына кайныйлар, әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү хәстәрен күрмиләр, диләр. Бу күренешкә карата галим буларак Сезнең фикер нинди?

– Мәгълүм ки, Советлар Союзында милли әдәбиятлардан рус теленә тәрҗемәләргә зур игътибар бирелде. Шул исәптән, татар язучыларның әсәрләре, җыентыклары да гел нәшер ителеп торды. Мәскәүдә чыккан үзәк журналларда да басылырга мөмкинлек бар иде. Әйтик, шул ук «Дружба народов» журналында, башкаларда. Аның өчен хөкүмәт акчаны кызганмады. Моның төп сәбәбе – күпмилләтле совет әдәбиятын тудыру. Ләкин ул гына түгел – Советлар Союзында китап уку культы яшәп килде. Укучылар рус әдәбияты белән генә түгел, чит ил һәм СССР халыклары әдәбияты белән дә кызыксына иде. «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе»нә кергән ике йөз том арасында берничәсе СССР халыклары проза һәм шигьриятенә багышланган. Тәрҗемә эшенә яхшы түләнде. Шуңа күрә дә танылган язучылар, шагыйрьләр бу эштә актив катнаштылар.

Союз юкка чыккач, моңа игътибар кимеде. Нәшриятларның финанс хәлләре начарланды, күбесе ябылды. Украин, белорус, үзбәк, кыргыз һәм башка милли әдәбиятлар, Союз таркалгач, чит ил әдәбиятлары булып калдылар, читләштеләр. Россиянең үзендә дә милли әдәбиятлар белән кызыксыну, системалы рәвештә рус теленә тәрҗемә итү сүрелә барды. Нәтиҗәдә әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләр саны кимеде. Кызганыч ки, югары уку йортларында да әдәби тәрҗемәчеләрне әзерләүгә игьтибар юк. Күптән түгел мин, күп еллар әдәби тәрҗемә өлкәсендә эшләгән, хәзерге вакытта М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының музеенда эшләүче Рәмзия Идиятулловна Такташ белән сөйләштем. Ул миңа 1960 елларда Казан дәүләт университетының җурналистика бүлегендә «Тәрҗемә теориясе» курсын алып барганы турында сөйләде. Хәзер дә мондый һәм, гомумән, әдәби тәрҗемәгә бәйле курсларга ихтыяҗ бар.

Димәк, язучыларны «үз казаныгызда кайныйсыз» дип гаепләп тә булмый. Аларда, әлбәттә, үз әсәрләрен рус телле укучыларга җиткерү теләге бар, ләкин хәзерге шартларда бу теләкне тормышка ашыруның бөтен хәстәрен язучылар үзләре күрергә мәҗбүр. Оештыру, акча табу мәшәкатьләре – барысы да язучының үзенә төшә.

«Тәрҗемәчеләрне мәктәптән әзерли башларга кирәк!»

– Гомумән, Татарстанда профессиональ тәрҗемәчеләр бармы? Алар аерым әзерләнәме?

– «Тәрҗемәчеләр» дип сорау биргәндә без нәрсәне күздә тотабыз? Профессиональ тәрҗемәчеләрнеме, әллә әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән язучыларнымы? Профессиональ тәрҗемәчеләрне бездә берничә югары уку йортында әзерлиләр: КФУда, Казан технология университетында, Казан техника университетында. Бу юнәлештә төп яки өстәмә белем алган укучылар «Переводчик в сфере профессиональной коммуникации» дипломын алып чыгалар. Ләкин сорау туа: инглиз теленнән комбайн йөртү инструкциясен рус теленә тәрҗемә итү Шекспирның сонетларын тәрҗемә итү белән берме?! Әдәби әсәрне тәрҗемә итү нигезе, минем уйлавымча, коммуникациягә түгел, ә иҗади диалогка бәйле. Бу диалог нәтиҗәсендә оригиналның күчермәсе түгел – башка телдә яңа әсәр барлыкка килә. Ул һәр очракта шулай: тәрҗемәчеләрнең оригиналга якын итеп тәрҗемә итү максатын куйганда да, ирекле тәрҗемә принцибын кулланганда да. Әлбәттә, икенче очракта ул аеруча күзгә ташлана. Әйтик, Ә. Еникинең Рөстәм Кутуй тарафыннан эшләнгән «Әйтелмәгән васыять» повестеның тәрҗемәсе оригиналдан нык аерыла.

Татарчадан рус теленә тәрҗемә итүче язучыларга килсәк, аларның саны хәзер аз. Хәзерге көндә бу өлкәдә үзен күрсәткән язучылар арасында мин Наил Ишмөхәммәтовны, Алена Кәримованы, Галина Булатованы, балалар әдәбияты өлкәсендә Борис Вайнерны билгеләр идем. Ләкин бу бит бик аз һәм булган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Безгә тәрҗемәчеләрне үстерү максатын куярга кирәк. Үстерү сүзен мин бу очракта туры мәгънәдә дә кулланам. Мәктәптән үк телләр өйрәнүгә тартылган, сәләтле балаларны барлап, аларны тәрҗемә эше белән кызыксындырырга кирәк. Бу эштә зур өмет яңа ачылган күптелле мәктәпләргә баглана.

«Арыслан җуан үлде»

– Радио, телевидение, вакытлы матбугатта да русчадан татарчага калька рәвешендә (хәрефкә-хәреф) тәрҗемә итү күренеше китте. Ни хикмәттән шулай дип уйлыйсыз?

– Бу, әлбәттә, зур проблема. Аеруча ул тәрҗемә телевизион контентка кагыла. Әйтик, «Шаян ТВ» да андый тапшырулар зур урын ала. Тәрҗемәләрдә тел хаталары юк түгел, алар арасында калькалаштыру да очрый. Хәер, бу безнең заманга гына кагылмый. Әйтик, XX йөз башында Габдулла Тукай үзенең «Русчадан дөрест тәрҗемәләр» мәкаләсендә татар матбугатында очраган «Арыслан җуан үлде» («Умер Лев Толстой» җөмләсенең тәрҗемәсе) кебек мисаллар китерә.

Андый хаталар булмасын өчен, беренчедән, ике телне дә әйбәт белү кирәк. Заманында Казан дәүләт университетында да, Казан педагогика институтында да рус-татар бүлекләре бар иде. Аларның төп максаты татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укутучыларын әзерләү булды. Шул ук вакытта бу бүлекне тәмамлаучылар радио, телевидение, газета-журналларда да эшләделәр. Кызганыч ки, хәзер Казан университетында андый белгечлек юк. Бәлки аны кире кайтарыргадыр?

Икенче яктан, радио, телевидение, вакытлы матбугатта эшләүчеләр өчен даими рәвештә сөйләм культурасын үстерү төп таләпләрнең берсе булырга тиеш. Тел бит гел үзгәреп тора. Орфоэпия, орфография, лексика булсын – һәркайда билгеле бер вакыт үтүгә үзгәрешләр күренә. Вакытлы матбугатта, телевидениедә эшлисең икән, син бу процессларны игътибарсыз калдыра алмыйсың. Әлбәттә, тел, әдәбият галимнәре бу мәсьәләдән читтә кала алмыйлар. Безнең институтта чыккан сүзлекләрне, грамматикаларны төп кулланучыларның күпчелеге – нәкъ менә матбугат хезмәткәрләре. Әле яңа гына институтта русча-татарча сүзлек әзерләнеп нәшрияткә тапшырылды.

– Марсель әфәнде, тәрҗемәдә иң мөһиме нәрсә?

– Бу сорауга җавап бирү өчен, нинди тәрҗемә турында сүз барганын ачыкларга кирәк. Әйтик, без кер машинасы инструкциясен тәрҗемә итәбез. Монда, әлбәттә, тәрҗемәнең төгәл һәм аңлаешлы булуы сорала. Икенче мәсьәлә – әдәби әсәрне тәрҗемә итү. Белгечләрдә бу мәсьәләгә бердәм караш юк. Аерым тәрҗемәчеләр, шагыйрьләр тәрҗемәнең төгәл булуын алга куялар, икенчеләре тәрҗемәдә төгәллекне түгел, ә әсәрне үзенчә үзләштерүне, әдәби диалогны өстен күрәләр. Боларның кайсы мөһимрәк – риторик сорау. Без, мәсәлән, М. Лозинский һәм Б.Пастернакның Шекспирның «Гамлет» трагедиясе тәрҗемәләрен чагыштырганда, кайсысы әйбәтрәк, кайсысы начаррак дигән сорау куя алмыйбыз бит.

Шулай да, минем фикеремчә, тәрҗемәчегә мәдәни, тарихи контекстны белү ярдәм итә. Бер генә мисал китерәм. Х. Вахитның «Беренче мәхәббәт» пьесасының беренче ремаркасын – «Сәлим Гәрәевичләр йорты. Зал итеп яраклаштырылган зур бүлмә» – бер тәрҗемәче «Холл в доме Салима Гиреевича», дип тәрҗемә иткән. Бәлки, хәзерге укучы өчен монда гаҗәпләнерлек әйбер юктыр (авылларда хәзер төрле йортларны очратырга мөмкин), ләкин алтмышынчы елларда татар авылларында холлы йортларны әле төземәгәннәр. Шуңа күрә дә ике телле тәрҗемәчеләрне үстерү – мөһим бурычларның берсе булып кала бирә.

«Илле-йөз елдан төгәл тәрҗемәләрне компьютер башкармагае...»

– Шактый зур акчалар тотылып җәһәт электрон тәрҗемә программалары эшләнгән, бу программалар төгәл тәрҗемәне башкара алмый, барыбер белгеч кулы таләп ителә...

– Сез тәрҗемә белеме өлкәсендәге бер зур мәсәләне кузгаттыгыз – электрон тәрҗемә. Хәзерге шартларда без бу программаларсыз тора алмыйбыз. Алар көннән-көн камилләшә бара. Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре «Tatsoft» програмасын тәкъдим итте. Бу программаның төп идеясе нәкъ менә тәрҗемәләрдә мәдәни контекстны исәпкә алу. Минемчә, бу дөрес юл, чөнки телне мәдәнияттән аерып булмый.

Әйе, әлегегә мондый төр программалар тәрҗемәнең йөз процент төгәллек гарантиясен бирә алмый. Ләкин технологияләр ел саен диярлек үсә, камилләшә. Кем белсен, бәлки бер илле-йөз ел эчендә тәрҗемә өлкәсендә компьютерлар кешеләрне кысрыклап та чыгарыр...

Бу мәсьәләгә кагылгач, безнең институтның бер проекты турында да бер-ике сүз әйтмичә булмый. Сүз гарәп язуындагы текстларны кирилл алфавитына күчерү программасы турында бара. Бу программаны эшләү «Мирасханә»нең мөдире Илһам Гомәров җитәкчелегендә алып барыла. Әлеге программа гарәп язуындагы бай рухи мирасыбызның хәзерге укучыларга ирештерү процессын тизләтәчәк дип ышанам.

– Сез инвестицион үсеш агентлыгында узган «Translation Forum Russia» XI Халыкара тәрҗемәчелек конференциясендә катнаштыгыз. Анда нинди мәсьәләләр кузгатылды? Бәлкем конкрет тәкъдимнәр дә әйтелгәндер?

– Мин әлеге форумда беренче тапкыр катнаштым. Эпидемия булу сәбәпле, быел ул онлайн форматта узды. Катнашучылар белән турыдан-туры аралашып булмады. Кузгатылган мәсьәләләргә килгәндә, мин беренче чиратта Русиядәге милли телләргә, шулай ук милли телләрдән рус һәм чит ил телләренә тәрҗемә итү проблемасын күтәрүне хуплыйм. Мин үз чыгышымда рус һәм татар әдәбиятлары арасында бәйләнешләр тарихында тәрҗемәнең ролен күрсәттем һәм бу өлкәдәге аерым катлаулы мәсьәләләргә туктадым. Әлеге форумның Казанда узуы да юкка түгел. Татарлар халык саны буенча Русиядә икенче урында тора. Татар телен Татарстанда яшәүче татарлар гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә, чит илдә яшәүче милләтәшләребез дә куллана. Рус һәм чит ил телләреннән ясалган тәрҗемәләр татар теленең байлыгын, потенциалын, матурлыгын раслый.

Рәфидә Галимҗанова фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: тәрҗемә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев