Логотип Идель
Әдәбият

«Нигә син шундый?» (2 нче өлеш)

Гөлинә Фәрхуллинадан мистик хикәя. Дәвамы...

Хикәянең беренче өлеше: монда.

Дөм караңгы урман эченнән ишетелер-ишетелмәс шатлыклы тавышлар ишетелә. Бу урман шундый куе, анда агачлар шуның кадәр тыгыз урнашкан ки, ике агач арасыннан үтәр өчен яның белән үтәргә кирәк. Шуңа күрәдерме, кемнәрнеңдер куанып нәрсәдер турында аралашуы авырлык белән ишетелә. Тавышка таба барган нинди дә булса җан иясе түп-түгәрәк аланга тап була ала. Ул аланның чикләре шуның кадәр тигез, әллә берәр тылсым катнашы бармы икән дип уйлап куясың. Урман эчендә яңгыр яуганы сизелсә дә, аланда бер тамчы да төшмәгәнлекне коры, ләкин куе йомшак чирәм дәлилли. Чирәм тапталган, ул хәтфә палас кебек җәелгән, шуңа монда кемдер яки кемнәрдер яши дигән нәтиҗәгә  килеп була. Килеп кенә түгел, күреп тә. Чыннан да, хәзерге вакытта шүрәлеләр аланда җыелышып, алар башлыгының планы уңышлы килеп чыгуын бәйрәм итәләр иде. 

Шүрәлеләр бер өер иде анда. Уртада басып торучы башлык барысына да яхшы күренсен өчен түгәрәкләп утырганнар. Һәрберсенең күзләрендә соклану, тугрылык, башлыкның бөеклеген тану. Һәрберсе башлыкка мактау, соклану сүзләре әйтәләр. Рушан кинәт кулын күтәреп сүзләр ташкынын туктатты.

-    Минем бүләгемне сез ошаттыгыз дип аңладым. Мин бик шатмын. Ниһаять без кытыклау өчен кешеләр кытлыгы мәсьәләсеннән арындык.
Шүрәлеләр башлык белән килешергә теләгәндәй “Арындык, әйе, арындык” диештеләр. 

- Ахирәтләрем! Без күп сәяхәт иттек, күпме урманнарда булдык. Барысын да кисеп бетереп бардылар. Ниһаять без өй дип атый алырлык куе урман таптык!
Тыныч тормыш итә алырлык урын таба алганга күрә, шүрәлеләр күңел күтәрелгәнгәме, бармаклары кычытыпмы сикереп торып бастылар, куанычтан улап, Рушан кырыенда сикерә-сикерә, сәер хәрәкәтләр ясый башладылар.

-    Әмма дә ләкин! Мин бу җирдә борынгы атамны мыскыл иткән адәмнең оныкчыгына тап булдым. Ничек таныдым дисезме? Ләйсән исемле кызның ай формасындагы асылма бизәк ярдәмендә. Элек-электән минем борынгы атамның бармагын Былтыр исемле кеше кыстырган һәм шул кеше безнең борынгы бабаларыбыз сихереннән сакланыр өчен асылмалы бизәк ясаган. Ул буыннан буынга бирелеп барган асылмалы бизәк хәзер шул кызда. Ахирәтләрем! Ниһаять, шүрәлеләр токымының намусын пычраткан адәмнәм үч алу мөмкинлеге барлыкка килде. Ул адәм баласы ата - бабалары гамәлләре өчен җавап бирсен.
Түгәрәктә тагын пышылдаулар ишетелде. Шүрәлеләр күпме еллардан соң кеше язмышы өстеннән хакимият көчен тоя алдылар. “Ничек җавап бирсен? Нинди гамәл кылыйк? Нәрсә эшлик?” дигән тавышлар ташкыны алан өстендә очып йөрде.

- Җәзалап үтерик, - диде Рушан. Башка шүрәлеләр дә берсүзсез ризалаштылар, - иртәгә кояш күк өстендә булганда җәзалау чарасын башларбыз. Ә хәзергә Ерткычлар утырышы тәмам.

Шуның белән, һәр шүрәле үз почмагына кереп китте.

***

Ләйсән көчле баш авыртуы белән һәм хәлсезлек белән уянып китте. Үзенең күпме аңсыз хәлдә булуын белмәсә дә, күктә чиксез күп йолдызлар балкыганын күргәч, ике-өч сәгать үткәнен чамалады. Ул кымшанырга тырышты, әмма аңлавынча нык итеп агачка бәйләп куелган иде. Кыз күптән түгел булган хәлләрне искә төшерде. Шуңадыр тамагына төер утырды, күз яшьләре менә-менә хәзер бит буенча тәгәрим дип көтеп тора. Ул егерме кешелек класстан үзе генә калуын искә төшерде. Тиздән аның да чираты җитүен ул яхшы аңлады. Алдарак Рушан аны үтермәде, ләкин күзләреннән дә, сүзләреннән дә, гамәлләреннән дә аны исән калдырырга җыенмаганын тойды. Ә бит барысы да яхшы булганда ул Рушанның үз - үзен тотышыннан сәерсенгән иде. Бәлки кырыйдан Рушан аны ярата кебек тоелса да, Ләйсәнгә алай тоелмады. Әлбәттә, шул карашы аркасында. Бик еларга теләсә дә, Ләйсән еламаячак. Юк. Үләргә булгач, үзеңне тиешле тотарга, башны югары күтәреп язылган юлдан барырга кирәк. 

Кинәт аның каршысында караңгы булса да ике силуэтны шәйләде. Әлбәттә кешеләр түгел. Әлбәттә шүрәлеләр. Кыз яхшырак күрер өчен күзен кысыбрак карады, әмма файдасыз, төн шунды караңгы, күзгә төртсәләр дә юньләп күреп булмый. Өстәвенә керфегенә кандырмы, пычрактырмы каткан. Һич күрермен димә.  Тик кыз барлык кыюлыгын җыеп, ятып калганчы атып кал дип, дәшәргә булды.

-    Нәрсә кирәк сезгә?

-    А-а-а-а, ул сөйләшә белә, - дип кычкырды беренчесе. Тавышы ир кешенеке кебек иде.

-    А-а-а-а, ул исән икән! – монысы инде хатын кыз тавышы иде.

Икесе кычкыра-кычкыра бер берсенә төрткәләшмәкче иделәр дә, ләкин кыз шүрәле беренче булып үзен кулга алды.

-    Тссс! Безне ишетеп хәзер Ерткычлар килеп җитәчәк, - егет шүрәле шунда ук тынычланды.

Аннары икесе дә “менә нинди була икән ул кеше” дияргә теләпме Ләйсәнгә кызыксынып карап тора башладылар. Ләйсән исә ике пар күз карашыннан югалып калмаска тырышып һәм катылыгын сакларга теләп, тынлыкны бозарга булды.

-    Нәрсә кирәк сезгә? – тагын бер кат кабатлады ул.

-    Ә, әйе бит әле, - диде егет шүрәле, - әйтергә онытканык, без сине азат итәргә килдек.

-    Азат итәргә? – кыз шуның кадәр шаккатты, хәтта әллә ялгыш ишеттемме дип уйлап куйды. Бу бик сәер иде: бер шүрәле үтерергә тели, икесе - азат итәргә. “Болар Рушанны күрәлмыйлар ахрысы,” -  дип уйлады Ләйсән. Үзен шүрәлеләр белән уртак фикердә була алыр дип уйламаган иде ул, - Сезгә моннан ни файда?

-    Безгә чыннан да файда бар, ләкин ашыкма.

-    Әйдә башта танышыйк, - диде егет шүрәле, - үзеңне азат иткән шүрәлеләрне белеп торырга кирәк.

-    Мин – Аркылы, - диде кыз шүрәле.

-    Ә мин – Торкылы.

-    Сәер исемнәр, - дип мыгырдады Ләйсән, ләкин аны ишеттеләр.

-    Бу исемнәр түгел, бу безнең кушаматлар, - диде Торкылы, - я, синең исемең ничек соң?

-    Мин Ләйсән буламын, - аны азат итәргә теләгән җан ияләренә ул каршылык күрсәтмәскә булды. 

-    Э-э-эй, синең исемең безнекеннән дә сәеррәк икән бит, - дип кул селтәде Аркылы.

-    Без сиңа булышачакбыз, әмма син дә безгә ярдәм итәргә тиешсең, - Торкылы теманы дәрес якка борырга булды, - безгә, ягъни Үләннәргә, Рушанның идарә итүе тамырдан ук ошамый. 

-    Үләннәргә? Үләннәр... кем соң алар?

-    Рушан шүрәлеләр белән идарә итә башлаганнан соң ул үзенең идарә системасын төзеде. Нигә Рушан идарә башлыгы булды дисеңме? Ул безнең арабызда иң хәйләкәре иде, шуңа тиз генә иң көчле шүрәлеләрне үзенә карата алды. Шуңа өстәп, Рушанның сихерләү көче башкаларга караганда күпкә югарырак дәрәҗәдә иде. Шуннан соң ул шүрәлеләрне Ерткычларга һәм Үләннәргә бүлде. Ерткычлар Үләннәргә караганда көчлерәк, алар иске яшәешне үзгәртергә омтылдылар. Башта Ерткычлар Үлләннәрне сакларга тиеш иде, ләкин вакыт бару белән ул система үзгәрә башлады. Һәр системаның үз кимчелекләре була. Рушан да утопия төзи алмады. Без яхшырак тормыш эзләп килгән урманнарны кисеп бардылар. Тыныч тормыш турында хыялланган  кайбер шүрәлеләр Рушанга каршы килә башладылар. Аны идарә башлыгы булмавын теләделәр, әмма ул хакимлек көче белән шашкан иде инде. Ул каршы килгән шүрәлеләрне кытыклап үтерергә кушты. Күптән бармаклары тәнгә тиюгә сусаган Ерткычлар Үләннәрне коточкыч үлемгә дучар иттеләр. Ул үләннәр арасында безнең дусларыбыз бар иде. Уйлап кара! Шүрәле шүрәлегә кул күтәрә. Мондый оят нәрсәне колакларыбыз ишетмәсен, күзләребез күрмәсен иде. Шуннан соң Үләннәр Ерткычларның колларына әверелде диярлек. Кешеләр дә урманга йөрми башлады. Кайбер шүрәлеләр бармаклары кычытуына түзә алмыйча юләрләнә иделәр. 

Ләйсәннең бу мәгълүматны тыңлаганда авызы ачылганнан ачыла барды. Ахырда ул үзен агач төбенә бәөләп салынган итеп түгел, ә өстән аска карап очучы кош кебек сизә башлады. Ул шүрәлеләрнең кешеләр кебек үк үз кагыйдәләрен төзеп яшәгәннәрен кабул итә алмый иде. Ләкин вакыт бара, дөнья үзгәрә. Кешеләргә генә җәмгыять төзеп, алга барырга димәгән бит, алар кебек сөйләшүче җан ияләренең дә үсәргә хакы бардыр. Аркылының сөйләмен Торкылы дәвам итте.

-    Әйе-әйе. Үләннәр өчен коточкыч тормыш башланды. Алар ай саен ерткычлар өчен мәзәк уйлап табарга тиеш иде. Кемнең мәзәге кызык түгел, Рушан кайсысыннан көлми, шул шүрәлене кытыклап үтерәләр иде. Әлбәттә, шүрәлене кытыклау кешене кытыклаган кебек рәхәтлек китерми, шуңа күрә Рушан кешеләр янына керергә булды. Сезне үзенә ышандырып, урманга алып килде. Шулай итеп, үзен генә түгел, ерткычларны сөендерде.

-    Мин сезгә ничек ярдәм итә алам соң? – дип Ләйсән кызыксынды. Хәзер Рушанның кылган гамәлләренең мотивы кызга күбрәк аңлашыла иде. Аның каршындагы бичара шүрәлеләрнең тарихын белгәч, Рушан турында да күп итеп мәгълүмат алгач, кыз чыннан да исән кала алуына ышана башлады, чөнки хәзер аның яклаучы кешеләр... ой шүрәлеләр бар иде. Шуңа гәүдәнең хәлсез булуын да, хәтта агачның каты кайрысы һәр хәрәкәт саен тәнне сыдырганын да сизмәде ул. Ләйсән тагын бер әйберне аңлады: менә каян Рушан шуның кадәр чутсыз сандагы күп мәзәк белгән икән. 

-    Без сине хәзер ычкындырабыз. Ә син авыл кешеләреннән урманны яндырырга сора. Ерткычлар нәрсә булганын аңлаганчы без, Үләннәр, качып китәчәкбез һәм үзебезчә яши башлаячакбыз.

Шул сүзләр белән Торкылы очлы тырнаклары белән Ләйсәнне урап торган бауны өзде. 

-    Ничек мин аларны урманны яндырырга күндерим? Сезнең чын булуыгыз турында белмиләр ич алар. Сөйләсәм дә, ышанмаячаклар, - Ләйсән бераз уйлап торды да, кинәт кесәсеннән ничектер ватылмыйча исән калган телефонын тартып чыгарды, - әйдәгез мин сезне фотога төшерәм. Алай булса, әти-әнине күндерергә җиңелрәк булыр.

Шүрәлеләр “анысы нәрсә тагын” дип әйтергә җитешмәделәр, кыз фотога төшерәм дип кнопкага да басты, вспышка да эшләп китте. Шүрәлеләр көтмәгәндә кабынып киткән яктылыктан күзләрен яшерделәр. 

-    Нишләдең син? – дип мөгрәде авыртуга түзә алмыйча Аркылы. Торкылы да мөгрәү буенча артта калмый иде. Ләйсән югалып калмады, шүрәлеләрне видеога төшерә башлады. Аркылы белән Торкылы уңга-сулга сугылып, агачларга бәрелеп авыртуның беткәнен көтәләр иде.

-     Син ул куркыныч әйберне бездән ераграк тот, яме, - диде берсесе.

-    Яхшы, ә минем классташларымның әти-әниләрен бик тә кызганыч...

-    Исән алар.

-    Ничек? Рушан бит аның абый-апалары, дуслары классташларымны кытыклап үтергәннәр диде.

-    Юк, үтермәделәр, - диде Аркылы.

-    Әйе-әйе, үтермәделәр, - дип кабатлады Торкылы, - ничек инде, күптән кешеләрне кытыкламыйча түзеп тор да һәм аларны шунда ук үтер ди. Безнең бит бармаклар тагын кычыта башлаячак, шуңа аларны әле исән калдырдылар. Запаска дип әйтик.

-    Чыннан? Чыннан! – Ләйсән шатлыгыннан хәтта суламый башлады. Тормышының бер кисәге кителеп төшкән дип уйлаганда, күкрәгендә ниндидер бушлык хасил булганда гына, аңа кире көч кайткан кебек булды. Гәүдә буенча җылылык йөгерде, туңып беткән куллары һәм аяк бармаклары киредән җылынды, ә күкрәктә кайнар һәм яшь йөрәге моңынчы тибүеннән туктаган кебек тоелса, яңадан тиз-тиз тибә башлады . Үзе дә кая икәнен белмичә, каядыр ашыкты. Тизрәк. Тизрәк аларны барысын да күрәсе килде. Бертуктаусыз сөйләшергә яраткан Сараны да, китапны беркайчан да кулыннан төшермәгән Алия белән Фәнисне дә, дәрестә йоклага яраткан Кәримне дә – барысын да тизрәк күрәсе килде. Күрәсе дә, авылга кайтып тыныч тормыш белән яшәүне дәвам итәсе килде. Әмма хәзерге вакытта, ул тыныч тормыш өчен әле көрәшергә кирәк иде.

-    Яхшы. Олыларны ничек булса да, урманны яндырырга кирәклегенә ышандырдык ди. Әмма дә ләкин урман эчендә яңгыр аркасында юп-юеш бит. Аны хәтта олылар да яндыра алмас. 

-    Ә сез аларны аланга алып килегез. Алан - ул урманның йөрәге. Аланга ут кабызып җибәрсәгез, ул бөтен урманга таралыр, агачларны ут телләре шунда ук кабып йотар. 

-     Аңладым. 

-    Ә хәзер әйдә классташларыңны да азат итик. 

-    Әйдәгез.

Кирәкле урынга килеп җиткәч, Ләйсән күптән түгел үзе бәйләнгән кебек классташларын агачка бәйләнгән килеш тапты. Классташлары Ләйсәнне һәм аның янында ике шүрәлеләрне күреп алгач, сораулары туса да, тыелып калып, Ләйсәнне аңлатканын көттеләр. Кыз имән бармагын ирененә китерде. Башкалар аның ни әйтергә теләгәнен аңлап баш кына кактылар. Шүрәлеләр яшүсмерләр янына килеп сак кына бауларны өзә башладылар. 

-    Ләйсән, син әллә шүрәлеләр арасында дуслар таптың инде, - дип тынычланырга тырышты Кәрим. Бер тапкыр шүрәле белән очрашу нәтиҗәсе әле истә иде аның. 

-    Алар үзләре безгә булышырга теләделәр. 

-    Вәт, Рушан сатлык-җан булып чыкты, - Сара шундый куркыныч хәлдә калса да, янәдән классташларын күрү шатлыгыннан хисләрен чәчәргә кереште, - минем каршыма шүрәле килеп чыккач, берәрегез шаярта дип уйлаган идем. Ужас! Моннан соң бер кайчан да куркыныч фильмнар карамаячакмын!

-    Әйе, карамаячаксың инде. Киләсе көнне үк чипса ашый-ашый диванда ятып караячаксың. Аннары үзеңнең "бер тапкыр да куркудан күзеңне йомып тормаганыңны" да мактанып сөйләячәксең, - Фәнис шунда ук Сара сүзләреннән шикләнде.

-    Да ну сине, Фәнис! 

Менә гел шулай шул. Монда аларга зур куркыныч яный, ә алар бар дөньяны онытып әрләшеп торалар. Хәзерге яшүсмерләр шундый инде. Аларга барыбер. Алар, мәсьәлә арттан килеп терәлгәч, итәкләренә ут кабып, төтене борынга керә башлагач кына уйлый башлыйлар. Бөтенесе дә шундый түгел, әмма күбесе – әйе. Ләйсән аларны бүлдерергә булды. 

-    План шушындый: без әти-әниләребезне урманга алып киләбез, бар дөресен сөйләсәк яхшырак булыр. Күрәсезме каршыдагы аланны? Шуны яндырырга кирәк, шүрәлеләр әйтүенчә аланга ут төртсәк, урманга да ут кабачак.
Яшүсмерләрнең, әлбәттә, сораулары тагын да артты, ләкин Ләйсән "соңрак аңлатырмын" дип кырт кискәч, түзеп торырга ризалаштылар.

-    Фәнис, син тиз йөгерәсең, минем телефонымны ал, анда шүрәлеләрнең чыннан булуы турында дәлил бар. 
Алар телефоннары белән алмашындылар. Шүрәлеләрнең көчсез яклары турында сөйләргә онытмыйча, Ләйсән һәм аның классташлары авылга таба йөгерделәр. Бер биш минут йөгергәннәрдер, әмма арттан тиз-тиз якынлашып килүче адымнар ишетелде. Тәки, ерткычлар яшүсмерләрнең качканнарын сизгәннәр. 

-    Камераны ачыгыз, команда буенча барабыз, - алар туктап калдылар, - өч, ике, бер. Пли!
Телефоннан чыккан ут яктылыгы шүрәлеләрнең күзләрен чагылдырды. Шунда ук алар авылга таба йөгермәделәр, куркып кире чаптылар. Классташларга тизрәк булырга, ашыгырга кирәк иде. Баштарак кысып торган бау тәнне авырттырган аның калган эзе яна, озак итеп йөгергәнгә тын беткән. Һәр алган сулыш саен, һаваны чыгарган саен үпкә менә-менә авыздан чыгып очар кебек. Яңгырдан соң дымлы һава сулыш каналларын кытыклый, күз яшьләрен чыгарта, тамак төбен яндырыпмы-көйдерәме шунда, әмма Ләйсән түзә иде. Аяклары шулхәтле хәлсезләнде, алар аны  тыңламый башладылар. Ул үзенең аякларын тоймый башлады, әйтерсең лә алар камырга әйләнде. Дуслары өчен, әти-әнисе өчен, гаиләсенә килергә мөмкин булган кайгыдан сакланып калу турындагы бабасының сүзләре өчен. Камилә өчен. Ул бер туктамыйча йөгерә иде. Ә аяклары һаман нигәдер сыек камыр төсле баскан саен каядыр югала кебек тоелды аңарга.

Кинәт аны кемдер кулыннан тартып алды һәм йөгерүдән туктатты. Кискен туктаудан, камыр аяклары белән бергә Ләйсән җиргә авып китте. Калганнар моны сизепме әллә сизмичәме, авылга таба йөгерделәр, юк очтылар бугай алар. Һәрхәлдә Ләйсәнгә шулай тоелды.

Аның каршысында шул озын буйлы, күпме явызлык китергән коточкыч җан иясе басып тора иде. 

-    Синең аркада күп проблемалар туа. Шүрәлеләрне саклап калу хакына, мин сине шушында ук юкка чыгарам. Үч алу вакыты килеп җитте, - Рушан каршындагы кешенең тәнен ертырга әзерләнеп, очлы бармаклы кулын өскә күтәрде. 

-    Син инде үзең дә бер әйбер дә аңламыйсың ахрысы. Үзең кебекләрне үтерү саклап калу түгел ул! - Ләйсән сөйләшү белән бераз вакытны сузарга теләде. Әкрен генә кулы якында җирдә яткан телефонга үрелде. 

-    Үзең аңламаган эшкә кысылма! – Рушан тәмам кабынып китте.

-    Аңламасам да, синең кылган эшләрең яннан бик яхшы күренә. Үләннәр сезгә охшамаганнар, аларның үк карашлары, үз теләкләре бар. Бар шүрәлеләрне бердәм тотам дип, син аларны кырып бетерергә теләдеңме әллә?

-    Тышкы дөньядан ресурслар ала алмагач, нишлик, эчке дөньябызда нәрсә бар шуны кулланырга туры килде.

-    Үз халкыңны аның хәтле рәнҗетә алуыңны белгәч, алар сиңа кире кайтмаячаклар.

Ләйсән телефонын алып, вспышкасын ачарга гына теләгәндә артта  кешеләр тавышы ишетелде. Рушан да, Ләйсән дә шул якка карадылар. Артта бик күп кешеләр тора иде. Ләйсәнгә ул кешеләр дип түгел, ә бер берсенә тыгыз урнашкан агачлар күплеге дип тоелды. Ә агачлар күплеге ул урман. Әйе, аңа һәр басып торучы кеше урман булды. Аның урманы, аның кирмәне. Әти-әниләрен алып килгән классташлары арасында Ләйсән үз әти-әнисен дә күрде. Ул шунда ук торып басты. Ниһаять, аның үз аяклары үзенә кайткан. Кыз әти-әнисенә таба йөгерде һәм аларның җылы кочагына кереп чумды. Әти-әни кочагыннан да куркынычсыз урын юктыр ул мөгаен. Рушан көчләрнең тигез түгел икәнен аңлап кире, ике сикерде дә урман эченә чумды. 

Алар аланга килеп җиткәндә анда тып-тын иде. Барысы да качып беткән ахрысы. Аркылы белән Торкылы әйткәнчә эшләп, алар урманнан китәргә ашыктылар. 

Кисәк кенә килеп чыккан хәл шулай кисәк бетеп тә куйда, әмма җанда һаман нәрсәдер әрни, йөрәкне кимерә иде. Ләйсән үзе дә белми. Урман инде юк, әмма күпмедер елдан соң ул тагын урман булып үсеп җитәчәк. Алар яңаны утырткач, шунда шүрәлеләр тагын кайтып төшмәсме? Гәрчә ул вакыйгага кадәр әле яшисе дә яшисе. 
Камиләне әти-әнисе табып алып кайтып киткәннәр. Бүген аның кырыгынчы көне. Ләйсән аның каберенә ничәнче тапкыр килсә дә, күңеле тынычлана алмый. Әгәр дә ул аннан ерагаймаган булса, әгәр Камилә Рушанны ошата башлаганнан соң да Ләйсән белән һәрвакыт гел бергә йөргән булса, бәлки барысы бүтәнчә килеп чыккан булыр иде. Ул аңа үзенең ачуы килеп йөргәненә дә үкенде, тик аннан барыбер мәгънә юк иде. Купме үкенсә дә ул Камиләне кайтара алмаячак. Балачактан ук бергә һәр көн саен диярлек  бергә уйнап, талашып та карамаган бу ике кызның дуслыгы кинәт шулай тәмамланды. Ничек булса да, Ләйсән аны онытмаячак. Балачак онытылмый. Камилә турындагы хатирәләрне еллар аша кечкенә кулларына тотып тормыш сукмагы буйлап алып барачак.

Ләйсән Камилә кабере каршысында күпмедер басып торганнан соң бармаклары белән муенсасындагы ай формасындагы асылмалы бизәген тотып карады һәм өенә таба ашыкмыйча атлап китте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев