Логотип Идель
Әдәбият

Туган телнең мин сагында торам

Нидер исбат итү кирәк түгел, Кирәк түгел моның өчен оран. Кичә, бүген, иртән, кичен дә Туган телнең мин сагында торам.

Айгөл Җәмилева-Габитова

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/sagynyrga-vgbd-birdem

Айгөл Җәмилева-Габитова

Нидер исбат итү кирәк түгел,
Кирәк түгел моның өчен оран.
Кичә, бүген, иртән, кичен дә
Туган телнең мин сагында торам.

Кирәк түгел яулар, канат сүзләр.
Күңелемдә шау бер тирмә корам.
Ул тирмәмдә – халкым бизәкләре.
Туган телнең мин сагында торам.

Ул тирмәмдә башта булды бишек.
Җырланылды «әлли-бәлли-бәү»ләр.
Соңрак ишетелде «әттә», «әннә» –
«Әти», «Әни» дигән тәүге сүзләр.

Тәпи басып атлап киткәндә дә,
Тәүге шигырь, җырын әйткәндә дә,
Тәүге дуслык серен чишкәндә дә,
Белем учагына килгәндә дә
Үз телендә сүзен әйтә балам.  
Димәк,
Туган телнең
Мин – сагында торам.

 

Айгөл Җәмилева-Габитова Башкортстан республикасының Уфа шәһәреннән. Шагыйрә, журналист. «Башкортстан» республика ижтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасының әдәбият һәм мәдәният бүлеге хәбәрчесе, «Акбүзат» республика балалар журналының бүлек мөхәррире. «Яңгыр вальсы», «Капма-каршылыклар» шигырь җыентыклары авторы.  

 

Тагын бер шигыре

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев