14 август 2020 яңалыклары
-
14 августа 2020 - 18:36
ТАТАР ҖАНЛЫ ТӨРЕК ДРАМАТУРГЫ – МУЗАФФЕР КАЯ
Сөембикә-ханбикә турында драма язган төрек драматургы Музаффер Кая турында татар галиме Роза Корбанның мәкаләсе чыкты. Язманы Төркиядә нәшер ителүче “Төрек йорты” ( Türk Yurdu) журналының 2020 ел август санында укырга мөмкин. -
14 августа 2020 - 10:55
ТАТАРСТАН КИНОСЫ КӨННӘРЕН ЗИФА КАДЫРОВА ӘСӘРЕ БУЕНЧА ТӨШЕРЕЛГӘН ФИЛЬМ АЧАЧАК
ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 август көннәрендә оештырыла. Атна дәвамында тамашачыларга «милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына кергән Татарстан кинематографистларының фильмнары тәкъдим ителәчәк. -
14 августа 2020 - 10:37
6000НӘН АРТЫК ТАТАРСТАНЛЫДА КОРОНАВИРУС ТАБЫЛГАН
Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. 4 кешене хастаханәгә озатканнар, 26сы дәвалануны өендә уза. -
14 августа 2020 - 10:30
ХӘЛӘЛ РИЗЫК АРТАЧАК
Җитештерүчеләргә хәләл ризыклар сатуны кимендә 2 мәртәбә арттыру бурычы куелды. -
14 августа 2020 - 10:00
САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВТАН МИЧ КОЙМАГЫ
Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында булды. Ул Мулла Иле, Төньяк Норлат һәм Исак авыллары белән танышты. -
14 августа 2020 - 09:52
КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛЫШЫННАН ЭКСКЛЮЗИВ ВИДЕО
“Мега” сәүдә үзәгендә танылган фотограф Рамил Галиев фотоларыннан торган күргәзмә ачылды. -
14 августа 2020 - 09:25
«ЖИЖИГ-ГАЛНАШ» - ЧЕЧЕН РИЗЫГЫ РЕЦЕПТЫ
Казаныбызда нинди генә кафе-рестораннар юк. Ни кызганыч, араларында чечен халкының милли ризыкларын авыз итеп була торганнары юк. Шуны истә тотып, Сәлим әфәнде үзе яратып әзерләгән сый – «Жижиг-галнаш» рецепты тәкъдим итте. -
14 августа 2020 - 08:57
«ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНМӘГӘНЕМӘ ҮКЕНӘМ»
Бер чечен юлында икенчесен очраткач һәрчак: «Йортыңда иминме? Барысы да исән-саумы, авырмыйлармы?» – дип сорый. Хушлашканда исә: «Минем ярдәм кирәк түгелме?» – дип кызыксына. Яшьләр дә өлкәннәрне күргәч, беренче эш итеп ярдәм тәкъдим итә, аларны кечкенәдән шулай тәрбиялиләр. Авыл халкы берәр эшкә тотынса, күрше-күлән чакырганны көтеп тормый, булышырга кереп җитә. Ярдәмләшеп яшәү, авыр чакта бер-береңә терәк булу аларның канында. -
14 августа 2020 - 08:35
МӨНҖИЯ (икенче бүлек)
Мөнҗия урман ягына таба юл тоткан әтисе белән олы туганнарын тәрәзәдән карап озатып калды. Аннары каралты-кура тирәсендә нидер майтарып йөргән әтисенең ярдәмчесе ашыга-ашыга алар артыннан йөгергәнне күрде. Йөгерер дә. Әтисенең бит өйдәге һәркемгә таләбе бер – эш бел, вакытында эшлә, тик утырма. Кыз сәкедәге, әле генә күтәрелә башлаган кояш нурларына төренеп, иң тәмле йокы рәхәтендә изрәгән кечкенә апайларына карап алды. Бәләкәчләр. Ә ул инде зур кыз, аңар сигез яшь, бу вакытта йоклап ятсынмы?! Аны әтисе әллә кайчан уятты инде. Ул уятмаса да торыр иде, чөнки әнкәсен ничек ялгыз калдырмак кирәк. Сигез яшьлек кызга авыру әнисен карау, тәрбияләү эше тулысынча диярлек йөкләнгән бит. -
14 августа 2020 - 08:22
"ТӘРТИП" КАБАТ АЕРЫМ ЭФИР ЕШЛЫГЫНДА!
Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады.