9 декабрь 2019 яңалыклары
-
9 декабря 2019 - 15:34
Яңа рубрика: Бүген ишеттем (Кунак: Алсу Сәлахова)
“Мин журналистикада КЕМ?” Без көн дәвамында бик күп акыллы фикерләр, тирән мәгънәле җырлар, шигырьләр ишетәбез. Әйе, ул сүзләр колакның бер ягыннан кереп, икенчесеннән чыгып баралар. Шуңа күрә бер тукталып үзебезгә сорау бирергә өйрәник әле: Бүген без нәрсә ишеттек? Бәлки ул көне буе борчып йөргән соравыбызга төгәл җаваптыр? Үзебезне тыңлау, башкаларның сүзләренә дә колак салырга этәрү максатыннан, “Идел” журналының ютуб каналында яңа видеолар урнаштырып барырга булдык. Аның #Бүгенишеттем дип аталуы да очраклы түгел. Әңгәмәгә килгән һәр кунак билгеле бер темага үзенең карашын белдерәчәк. Ә беренче чыгарылышыбызның махсус кунагы - яшь шагыйрә, бүгенге көндә үзен журналистика өлкәсендә сынаган Алсу Сәлахова. Без аның журналистикада тоткан урыны, кайбер ситуацияләргә карашлары турында белешербез. “Алсу ни өчен үзенең диалектыннан ояла?” “Дедлайн белән ничек көрәшә?” “Интервьюга озак әзерләнәме?” “Чит ил яшьләре бездән ни белән аерыла?” “Татар яшьләре газета-журнал укыймы?” һәм башка шундый сорауларга Алсу үзенчә җавап бирәчәк. Чыгарылышның төп үзенчәлеге - без кунак турында сөйләмибез, ә аның позициясен билгелибез. -
9 декабря 2019 - 11:52
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)
Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар. -
9 декабря 2019 - 10:55
Чулманда боз астына төшкән пошины коткарулары видеога эләккән
Аны чыгарырга Түбән Камадан коткаручылар килгән. Бик озак ярдәм итә алмаганнар, чөнки пошиның авырлыгы 300 кг чамасы булган. -
9 декабря 2019 - 10:46
“Иделем акчарлагы” шаккатыра
“Иделем акчарлагы” һәрвакыт шаккатыра. 2018 елда ике Гран-при иясе булса, быел беркемгә дә бу исем эләкмәде. Бу бәйге – мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда минем өчен хыял иде. -
9 декабря 2019 - 10:30
2024 елда Казанда тагын бер масштаблы чемпионат узачак
Казан 2021 елда кыска аралыкта суда йөзү буенча Европа чемпионаты узачакгын инде ишеткәнсездер. Тагын Казан 2024 елда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрү хокукын алды. -
9 декабря 2019 - 09:36
Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы табылды. Егет кайда булган?
Җырчы Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы Артур Гобузовның югалуы турныда язган идек. Егет табылган.