11 декабрь 2019 яңалыклары
-
11 декабря 2019 - 15:34
Атна азагына салкыннар киләчәкме?
Кемдер өчен кызганыч, кемдер өчен куаныч, ләкин бу атнада кискен суыту турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми. -
11 декабря 2019 - 15:27
Сәрдәбаш авылында хәзергәчә гөсләдә уйныйлар
Арча районы Сәрдәбаш авылына кайтуыбызның сәбәбе бар. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина кызыктырды! Чөнки гимназиянең Ш. Мәрҗани музеенда борынгы гөслә саклана! -
11 декабря 2019 - 13:05
Сериаллар карый-карый, әниләр дә бозылды
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаилә турында: -
11 декабря 2019 - 12:04
Кызлар колагына
Нурисә Мөхәммәтова Идеаль ир И тырышабыз хатыннар Ирне камил итәргә. Өйрәтәбез үзебезчә Аны тормыш көтәргә. Саран булмасын, акчаны Алып кайтсын ул көрәп. Күзләрен дә читкә түгел, Гел сиңа торсын төбәп. Чибәр дә булсын, акылы Ташып торсын үзеннән. Әниең яратуы да Күренсен күзләреннән! Бүләкләрен кызганмасын, Чәчәкләр бирсен гел дә, Күңелеңне күреп торсын Матур сүз әйтеп көн дә! Хәмер суын да капмасын, Тәмәке дә тартмасын. Иртән синең уянуга Сузып торсын кәһвасын… Өйгә кайткач, үзе юсын Керле күлмәк якасын… Таләпләре көн дә арта – Мескен ирләр чыдасын! Ирне тәрбиялим диеп Онытмагыз чамасын: Идеаль ир булып беткәч, Өйдән чыгып качмасын!! Хатыннар колагына Зарланганчы гел кемгәдер, Ачыйк серләрен тизрәк: Хатын булып яшим дисәң, Булырга кирәк зирәк! Хатын булып яшәп була, Тыя белсәң телеңне. Кулда тоталырсың шунда Яныңдагы иреңне! Хатын булып яшәп була, Әгәр «күпне» күрмәсәң! Иргә килгән хәбәрләргә Рөхсәтсез үрелмәсәң! Хатын булып яшәп була, Чисталыкны сакласаң. Башкалар барда иреңне Төлке кебек мактасаң! Яшәп була хатын булып, Белмәмешкә салышсаң! «Синнән генә була ул!» – дип, Иргә берәз елышсаң! Кирәкмәгәндә – кысылмый, Һәм дәшми кала алсаң! Гомер юлында иреңнең Уң кулы була алсаң – Шул чакта сиңа – мәртәбә, Шул чакта сиңа – тәхет! Ир хатыны булып яшәү Китерер бары бәхет!!! -
11 декабря 2019 - 10:49
Яңа елга искитмәле үрдәк пешерәбез
Күпләр Яңа елга берәр кош пешерергә гадәтләнгән. Русиялеләрнең күбесе бәйрәмгә каз яки тавык кыздыра. Каз пешерү рецептын инде куйган идек. Ә сез үрдәкне дә искиткеч тәмле һәм җиңел итеп пешереп булганын белә идегезме? -
11 декабря 2019 - 10:22
Баланы өйдә тудыру модага әйләнде. Яхшымы бу, начармы?
Бер дус кызым беренче баласын бала тудыру йортында, икенчесен өйдә тапты. Дус кызым әйтүенә караганда, бу җир белән күк арасы булган! -
11 декабря 2019 - 08:57
2020 елда Ураза һәм Корбан гаетенең кайчан булачагы билгеле
Рамазан ае 24 апрель көнне башлана. Кадер кичәсе якынча 19 майда булачак. Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә. 30 июльдә Гарәфәт көне. 31 июльдә Корбан гаете.