Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
31 октября 2023 - 09:47
Гүзәл Әхмәтгәрәй: «Чаллы яшьләрен мин ерактан ук таныйм»
Татар мәдәнияте иң алга киткән шәһәр нинди, дигән сорауга һәркем, ике дә уйламыйча, «Казан» дип җавап бирәчәк. Тик соңгы елларда республиканың башка шәһәрләре дә милли мәдәни чаралар уздыруда активлашты. Мәсәлән, бу өлкәдә Чаллы тәҗрибәсе аеруча кызыклы. «Безнең максат – Казан булмаган теләсә кайсы шәһәрдә татар мәдәниятен үстереп булуын исбатлау», – ди Чаллыдагы Urbantatar оешмасы җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй. -
16 октября 2023 - 15:48
ULTRA...МИЛӘҮШӘ
Кем ул Миләүшә Гафурова? -
3 октября 2023 - 10:23
Гүзәл Закирова: «Мин өстемдә кием барлыгын сизәргә тиеш түгел»
«Шигырьләремне башымда йөрткән озак уйлар нәтиҗәсендә язам. Мин дә, Маяковский әйткәнчә, язмыйча булдыра алмыйм. Иҗат миңа хисләремне нинди дә булса формага китерү өчен кирәк. Нәрсә күңелемдә хисләр уята — шуның турында язам. Кечкенә генә әйбер дә күләмле шигырь язылуына сәбәп булырга мөмкин. Бик матур, кызыклы килеп чыккан шигырьләремне укырга яратам». -
25 сентября 2023 - 14:46
«Үзгәрергә теләмәгән журналистикага киләчәктә урын юктыр...»
Татар матбугаты ни хәлдә? Аның язмышы, журналистларның абруе безне канәгатьләндерәме? Бу хакта «Сөембикә» журналының җаваплы сәркатибе, журналисты Алсу Шакировадан сорадык. -
8 сентября 2023 - 14:22
«Фәтхулла хәзрәт», татарча нейрочелтәр һәм кыямәт көне...
Бу язмада хәзерге яшьләрнең теленнән төшми торган ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр, аларның безнең тормышка тәэсире, татарларга ничек бәйле булуы һәм ничек итеп кыямәт көнен якынлаштыруы турында сөйлибез. -
30 августа 2023 - 14:00
Зилә Мөбәрәкшина: «Өч ел элек «Клон» сериалы актерларыннан интервью алдым»
Зилә Мөбәрәкшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында алты ел эшли. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез. -
20 августа 2023 - 11:35
«Унсигез»: Яшьлек хаталар ясар өчен бирелгән...
«Telegram»да татар телендә «Унсигез» дип атала торган канал бар. Март аенда гына барлыкка килсә дә, анда инде 700гә якын кеше язылган. Аның турында «татар телендәге иң җанлы канал» диләр. -
16 августа 2023 - 09:57
«ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖ
14 август кичендә сез «Идел» белән бергә шәфәкъ озаттыгыз. -
3 августа 2023 - 13:33
БУЛАТ МИНКИН: «ЯШЬЛӘРГӘ ЮЛ БИРЕРГӘ КИРӘК»
Булат Минкин – Казан егете. Актер, драматург, кинорежиссер. Ул Казанда уза торган бик күп кызыклы проектларда катнаша. Актер буларак без аны «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә Левин образында күреп куандык. Драматург буларак билгеле. «Берүзе» документаль кыска метражлы фильмы «Мөселман киносы» фестивалендә җиңү яулады. Әлеге тынгысыз егет турында күп сөйләргә мөмкин, «Туфан самавыры» кунагы фикерләрен үз авызыннан сезгә дә тәкъдим итәбез. -
21 июля 2023 - 10:17
КАЗАКЪСТАНГА БАРЫРГА БИШ СӘБӘП
Ни өчендер бездә Казакъстанны туристик маршрут итеп караучы юк. Баксаң, бу бик уңайлы, шактый арзанлы, чыннан да матур һәм төрле, милли гореф-гадәтләргә, киң күңелле һәм искитмәле матур халыкка бай ил икән. Күптән түгел бөек дала иленә сәяхәт кылып, сезгә дә анда барырга биш сәбәп язып алдым. Бонус итеп, бармас өчен дә биш сәбәп таптым. -
4 июля 2023 - 12:15
«GAUGA»ЛЫ «KAMFIT»
Gauga төркеменә быел 10 яшь тула. Яшьләр төркемнең җырларын белә, концертларда кушылып җырлый. Концертка йөрүчеләрнең күбесе кызлар – алар төркем солисты Оскар Юнысовны күрергә һәм тыңларга килә. Оскар үзе журналистлар белән аралашырга яратмый. Ләкин хәзер интервью бирерлек сәбәбе бар – май аенда төркемнең «Kamfit» дип аталган альбомы дөнья күрде. Шул форсатка бәйләп, татар рок җырчысы, автор-башкаручы, яшь кызларның татлы төшләр герое Оскар Юнысов белән әңгәмә кордык. -
29 июня 2023 - 15:11
«Графоманлык чире белән көрәшергә кирәк»
Каләм тирбәтүче яшьләргә әдәби осталык дәресләренең файдасы әйтеп бетергесез. Олы әдипләребез киңәшләрен тот та файдалан гына – әдәбиятта менә дигән яңа әсәрләр туар! Күренекле язучы, балалар шагыйре, драматург Рафис Корбанны кунакка чакырдык. -
20 июня 2023 - 13:29
Хатын-кыз матурлыгы – объективта
Элегрәк хатын-кыз рәссамнарның илһам чыганагы булса, хәзер гүзәл затларның матурлыгын чагылдыру, нигездә, фотографлар кулында. -
13 июня 2023 - 10:16
Әй Кукмара, Кукмара... Вахит кына ни тора!
Республикабызның Кукмара районы ниндидер үзгә, аерым бер казанда кайный кебек. Башкаладан ерак урнашса да, тормыш гөрли биредә. Шәһәрендә генә түгел, авылында да халык үз-үзенә шөгыль-һөнәр, кызык табып яши белә. -
5 июня 2023 - 12:59
Министр Илсур Һадиуллин: «Казанда укытучыга һәйкәл куелачак!»
Бу дөньяда өч изге һөнәр бар, диләр. Кешеләрне ашату, дәвалау һәм белем бирү. Димәк, мөгаллимнәрнең эше – изге һөнәр дип аталырга да хаклы икән. Шагыйрь Фәннүр Сафинның: «Укытучы» белән «әнкәй» сүзе бергә саркып чыга йөрәктән!» – дип язуы да фикеремне куәтли сыман. 2023 ел «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителде.