Әдәбият
БЕЛӘСЕҢМЕ НӘРСӘ...
Ертып машиналар агымын – Синең белән күрешәсем килә, Күрешәсем килә… Сагындым…
беләсеңме нәрсә…
Инкарь итеп
Бар булганын тирә-юнемдә:
Чынбарлыкның үзен, киләчәкне,
Фатирымны, салкын төнне дә;
Өстәлдәге китап-томлыкларны,
Дәфтәрләрне бәреп ыргытып…
Кан тамыры булган богаулардан
азат калып… Барсын онытып…
Бер тын җегәр алып борылышта,
Ертып машиналар агымын –
Синең белән күрешәсем килә,
Күрешәсем килә…
Сагындым…
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН
Автор язмалары:
Изге сугыш, яки... Иске сугышмы?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев