Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
28 апреля 2020 - 11:31
НӘРСӘ БЕЛӘН НӘРСӘ АРАСЫ...
Нәрсә белән нәрсә арасы – җир белән күк арасы, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына ышанам. Шулкадәр охшаш күренешләрнең дә төбенә төшсәң, анда ниндидер аермалар барлыгы күренә. Әлбәттә, әлеге аерма һәрчак җир белән күк ераклыгы да булмас, кайчак карар күзгә нык ташланып та тормас, әмма бар, һичшиксез, бар. Бер үк вакытта, искесе юкның яңасы да булмый, ди бит әле халык. Бүген татар гаиләсенә кагылышлы хәлләргә иске һәм яңа ноктасыннан якын килербез. -
25 апреля 2020 - 09:55
Бөекләребезне чит илләрдә танытучы
Матбугатта бер матур традиция яши: апрель аенда һичшиксез Тукай искә алына. Үзен хөрмәт иткән һәр матбугат чарасы, каләм әһеле моны изге бурычы дип саныйдыр кебек. Хәтта чит илгә китеп яши башласа да, татар галимнәре, әдипләре, журналистлары милли әдәбият күгендәге йолдызларыбызны онытмый. -
22 апреля 2020 - 10:20
ЛЕНИН БАБАЙНЫҢ ШАТ ОНЫКЛАРЫ
Мин нигәдер бик еш йолдызчык таккан елтыр күзле малай-кызларны, бер йодрыкка бәйләгән, бер теләк, бер уй белән яшәткән пионер оешмасын, укучыларның чын дусты булган вожатыйларны, кызыл галстук бәйләгән пионерларны, дөрләп янган учакларны сагынып искә алам… Без Ленин бабай оныклары идек. -
18 апреля 2020 - 14:39
Кемнәр белән "йокладың", җырчым?
Журналистлар турында ничектер гел яратмыйчарак сөйли эстрада халкы. Һәм мин алар белән килешми идем. Әлегәчә. Бер яшь кенә журналист кызның бер яшь кенә эстрада җырчысы белән әңгәмәсен укыганчы. Мондый журналистиканы мин дә яратмыйм. -
17 апреля 2020 - 10:52
ТАНЫШУЛАР САЙТЫ. МИНЕМ ТӘҖРИБӘ.
Барысы да шулай җиңел һәм матур гына башланып китә. Ул вакытта син үзеңне дөньяның ич чибәр кызы итеп хис итәсең: артыңнан меңләгән егет йөри, синең фотосурәтеңә карап сокланалар, көн саен мактау сүзләре генә язалар. Әмма бу “мәхәббәт тарихлары” озакка бармый, беренче күрешү мизгелләреннән соң чираттагы кармакка эләккәнеңне аңлыйсың, ягъни иллюзиягә... -
14 апреля 2020 - 11:40
Вирусның инсанга өйрәткәннәре...
Чираттагы таҗвирус хакындагы тапшыруны карагач, самавыр янында утырган ирем каты итеп сөтле чәй ясады да алдыма куйды: – Баш түбәмдәге таҗым, чәй эч. – Рәхмәт, гомер вирусым... Кемдә ничек, бездә бу вирус галәмәте менә шулай “мәхәббәт сүзләре”н арттырды әле... -
10 апреля 2020 - 11:36
ЕРАКТАН УКЫП КАРА...
Баламның мәктәптә дәресләрдә ничек утыруын, ничек эшләвен, укытучы сорауларына җавап бирүен күрергә күптән хыяллана идем, менә күрдем инде. Мәктәп бусагасын еш таптамагач, кайбер укытучыларын да күргәнем юк иде - дистант-чатта булса да, педагоглар белән танышырга җай чыкты! -
7 апреля 2020 - 08:51
Иманыңны укытам...
Кызык та инде: моңарчы бөтенләй игътибар да ителмәгән... -
3 апреля 2020 - 12:26
Яшь биолог таҗлы вирус хикмәтләре турында: йорт хайваннарыннан коронавирус күчәргә мөмкинме?
Таҗлы вирус кешелек дөньясын зур хафага салды. Кемнәрдер махсус уйлап табылган, итәк астыннан ут йөртү ди, ә кайберәүләр бу афәтне адәм балаларын сынар өчен масус җибәрелгән каза ди. Ни булса да, безгә туктап уйланырга, фикерләребезне тупларга, ә бәлки кайбер нәрсәләргә карашыбызны тамырдан үзгәртергә дә вакыт җиткәндер. -
31 марта 2020 - 12:44
Карантин...
Бу карантин вакытында кешеләр берничә төркемгә бүленде. Беренчеләре паникага бирелде. Социаль челтәрләр аша килгән һәр видеоны ачтылар, карадылар, шикләнделәр, 100 кешегә җибәрделәр. Бертуктаусыз кул юдылар, йөткергәндәй итенделәр, "беттем, миндә дә башланды, нәкъ симптомнары туры килә" дип чәүчәләкләнделәр. -
30 марта 2020 - 11:28
Казан нишли?
Дүшәмбе Казанга барырга туры килде. Нәкъ менә туры килде, үз теләгем белән түгел. Бөтен дөнья коронавирус дип шашканда Казан хәтле Казан һичшиксез сакланадыр, өендә утыра, яки минем кебек урамга чыкмыйча булдыра алмаганнары битлек-перчаткалардан йөридер, дип уйлыйм инде мин эчтән генә. -
28 марта 2020 - 15:41
Күңелле карантин
Ничек соң карантин? Театр, концертлар юклыгы үзен сиздерәме? Миңа сизелми үзе. Чөнки бездә "домашняя опера" бар. Рәхмәт төшкере. -
26 марта 2020 - 15:52
Ришвәт аласы килә
Ришвәт аласы килә. Газеталарда язганча, күп итеп, матур итеп. Аның хәзер күләме дә шактый бугай. Ялгышмасам, 300-450 мең сум тирәсе диләр. Остараклар 500-600 меңне дә кесәләренә шома гына салып куя икән. Күргәнем юк, шулай язалар. -
24 марта 2020 - 09:51
ЗУР ШӘҺӘРДӘ НИ ҖИТМИ?
Башымда Әзһәр Шакировның «Асфальтта талантлы бала тумый» дигән фикере әйләнеп йөри. Ул, әлбәттә, бу сүзләрне милли кимәлдәге талантлар турында әйтте. Глобальләшү шартларында шәһәрләрнең милли рухны юкка чыгаруына ишарә иде бу. Ә бит төптән уйлаганда, миллилекне генә түгел, шәхесне дә нык үзгәртә бу тирәлек. -
20 марта 2020 - 13:55
Студентлар карантинда
Башисем куркынычрак яңгырый, ә ситуация үзе куркынычмы икән? Шуны белешергә булдык. Карантин вакытында студентлар нишләп бетә икән? Күбесе авылга кайтып китте инде, ә кайтып җитмәгәннәре нәрсә эшли?