Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 марта 2020 - 12:06
Коронавирустан күпкә куркынычрак вирус бар...
Паникага бирелеп, без к-стан да куркынычрак әйберләр барлыгын истән чыгарабыз: хәзерге вакытта социаль "вирус"лар бар. Алар фонында к-с кешелек өчен фил эстендәге чебен кебек кенә. -
17 марта 2020 - 08:40
Гаджетлардан файдамы, зыянмы?
Соңгы елларда кешеләргә игьтибар иткәнегез бармы? Кая гына карама: ниндидер чираттамы ул, метродамы, парктагы утыргычтамы – бер үк картина күзгә ташлана. Кешеләр телефон, планшет, ноутбукларының экраннарына текәлгәннәр дә, бөтенләй башка дөньяга чумганнар. -
16 марта 2020 - 11:11
МАГНИЙ В6
Җир йөзендә иң куркыныч, иң имәнгеч кеше беләсезме кем? Кимсенгән кеше. Кимсетелгән түгел, ә нәкъ менә борлыккан адәми зат. -
14 марта 2020 - 08:00
Альбина Шаһиморатованың тормыш кыйммәтләре
Казан тамашачысы минем өчен – иң кадерле һәм мөһим тамашачы. Иң кайнар һәм көчле алкышларны Татарстанда кабул итәм. Үз илемдә җырлау – зур мәртәбә, һәр чыгышыма зур дулкынлану белән әзерләнәм. Казанда тумасам да, олы сәхнәгә беренче адымнарым биредә ясалды. Һәрвакыт ашкынып кайтам. -
12 марта 2020 - 09:44
Мода дия күрмәгез
Казанның карлы-яңгырлы-сулы-бозлы урамнарында йөргәндә ирексездән яшьләрнең аяк киемнәренә карап куйдым. Һәм шаккаттым! Ниләр генә кимиләр икән бит! Үзем дә яшь буын вәкиле саналганга, хәзер сезгә капка төбендә көнбагыш ашап утыра торган әбиләрдәй тоелырмын, ләкин кайбер «мода» үрнәкләрен фотога да төшереп алдым. -
10 марта 2020 - 15:38
Лас-Вегаста булган хәлләр Лас-Вегаста кала
Турның әйдаманы Лёша (абый димәскә кушты. Аның үзенә 40 ничәдер яшь) безгә шул сүзләрне әйтеп, төнге шәһәргә 13-14 студентны чыгарып җибәрде. Шәп башлам, дим эчтән генә... -
6 марта 2020 - 10:00
Уйлар уйнавы... (Зөлфәт Хәким)
Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр. -
5 марта 2020 - 09:22
Каен суы
Беркөн Казанда иртә таңнан мәхшәр булган, күрмичә калганмын, гәрчә үзем бик иртә йөрим дә кебек. Ярый, күрмичә калу бер хәл, ул турыда кичке сигездә ишеттем! Эштән кайтып барганда гына әле. Кондуктор каршымда утырган илле яшьләр тирәсендәге пөхтә татар апае янына килде дә берничә тимер ун сумлык сузды. -
2 марта 2020 - 10:52
Сүз белмәсәң, сөйләмә, бик күп сөйләп бөләрсең
Моннан берничә ел элек, тәгаен мисаллары да белән, графоманлык хакында мәкалә язып бастырган идем. Шактый шау-шу кубарды. Бу хакта һаман да уйлаудан туктамадым, чөнки аның чагылышлары, күренешләре белән һәр көнне очрашу үзе үк моңа мәҗбүр итә. -
26 февраля 2020 - 15:03
Көнчелек
Көнчелек. Моның юньле нәрсә түгел икәне көн кебек ачык. Дөньяда көнләшүдән дә начаррак нәрсә юктыр да шикелле. (Сүз, әлбәттә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында гына бармый.) Шул көнчелек аркасында каза күргән кешеләр дә чамасыз. Һәм аның кире сыйфат булуын, беркайчан да, бер эштә дә ярдәм итмәвен һәркем белә. Һәм ул рәхәтләнеп яши бирә. -
25 февраля 2020 - 09:53
Минем эчтә - күбәләкләр түгел
Шигырь - терапия ул. Җирән кызлы вакытымда шулай икәнен белми идем әле, ул җирән кыз мине гомумән борчымыйдыр иде, тик үзем дә сизмәстән уңышлы гына "терапия" үттем: бу шигырьне яздым - шуннан бирле җирән чәчле кыз турында уйлаганым булмады. -
21 февраля 2020 - 15:36
23 февраль - "Энә дә бүләк!" - дия торган көн
Кызлар, бигрәк тә сөйгән егетләре яки дус егетләре булганнар! 23 февраль якынлашканын сизәсезме соң? Әллә минем кебек “Нинди бүләк бирим?” дип борчылучы юкмы арагызда? Ни өчен борчылам, чөнки мин бик романтик кыз һәм егетемне бүләкләр белән сөендерергә яратам. -
19 февраля 2020 - 17:00
Журналистика - "Безне алда ни көтә?"
Әлеге очрашудан соң, авылга кайтып теге апаларга да фикерләрне җиткерәсем килде. Хәер, аларның һәрберсендә дә телефон бар – сайтка кереп укырлар әле дип уйладым. -
18 февраля 2020 - 16:44
Төркиягә биштәр белән генә барып буламы?
Чемоданым бер тапкыр югалганнан соң, киләсе юлга чыгуым җилкәгә таккан биштәр белән генә булачак, дип үземә сүз бирдем. -
14 февраля 2020 - 12:08
Кем өчендер бәйрәм, минем өчен бүген - җомга
Кайдан килеп чыккан соң бу бәйрәм?