Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
31 октября 2019 - 13:12
Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга хат. Өченчесе, ТАТАР мәркәзенең “урланган” бер почмагы турындагысы
Сезгә сәлам хатлары язганнан соң, күз алларым яктырып китә, чөнки татар башкаласы Казан белән бәйле һәм күпләребезне борчыган мәсьәләләр мизгел эчендә үк булмаса да, барыбер чишелер кебек тоела башлый. -
29 октября 2019 - 15:37
Сәламәт кеше моделе
Кешеләрне «якорьлар» һәм «моторлар» дигән ике төргә бүлә күренекле маринист-рәссам Роберт Уиланд. «Моторларга кушылыгыз, чөнки моторлар һәрчак хәрәкәттә, ә якорьлар аска тартырга гына мөмкин», – ди ул. Оптимист һәм сәламәт булыйк! Сәламәт рух тән сәламәтлегенең нигезе булуын онытмыйк. -
23 октября 2019 - 13:21
Мәхәббәтнең күзе
Мәхәббәт. Аның турында күпме генә язсаң да, очына чыга алмыйсың. Аның хакында кемнән сораштырсаң да, соравыңа һәрберсе үзенчә җавап бирәчәк. Берәү аны бер җенеснең башканы якын итүе дип билгеләячәк, кемдер икенче кешегә үзеңне корбан итү дип атаячак, өченчесе көне-төне башка берәү турында уйлау дип билдерәчәк. -
22 октября 2019 - 12:03
Дуңгыз гаеплеме, әллә табибмы?
Сүзем легаль булмаган “коралдан” кулланып, ябыгырга теләүчеләрдән зур күләмдә акча “сосып”, дуңгыз хәлендә калдырган “ялган табиблар” турында. Хәер, бу очракта табиблар гына гаеплеме, әллә дуңгыз хәленә төшкән клиентмы? -
19 октября 2019 - 09:11
Килер бер көн – татар телен белү модага әйләнер!
Балачакта мин калейдоскоп дигән уенчыкны ярата идем. Гади пыяла кыйпылчыклары борган саен күз явын алырлык бизәк хасил итәләр, тагын борасың, тагын үзгәрәләр. Элеккегесеннән дә гүзәлрәк бизәк килеп чыга. -
10 октября 2019 - 14:43
Битлек белән туган
– Син битлек белән тудың бит, кызым. Авыл раддумында. Акушер Рәүфә апаң «Үләр бу бала, яши алмас» дигән иде. Бик тиз рәтләндең үзең тагы. -
8 октября 2019 - 13:40
Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты
Хат башы – яз каршы, ди безнең халык. Илсур әфәнде, Сезгә сәлам хаты язмаганга да әллә ничә ай узды. я Сафиуллина. -
1 октября 2019 - 08:56
Төрек кунакчыллыгы турында бер-ике сүз
Төрекләрнең кунакчыл дигән даны бөтен дөньяга таралган. Объективлыкка дәгъва кылмыйча гына, мин дә аның хакындагы кайбер күзәтүләрем белән уртаклашмакчы булам. -
26 сентября 2019 - 14:59
ОТЛИЧНИККА 35 СОРАУ
Казан егете. Отличник, медалист. БДИны ике мәҗбүри: математика һәм рус теле, сайлап – физика белән информатика фәннәреннән тапшырган. Рус теле, информатика һәм физикадан 100әр балл, математикадан 99 балл алган. Башка басмаларда чыккан әңгәмәләрен укысагыз, бик дөрес, хәтта кайчакта ятланган җаваплар бирә кебек тоела. Ләкин Рамил белән аралашканда аның ихлас булуын аңлыйсың. -
25 сентября 2019 - 12:50
Автомобиль тәрәзәсендәге Төркия, юллар һәм өч лайфхак
Төркиягә Кара диңгез буенда урнашкан Артвин шәһәрчегендә аяк бастык. Безне каршылаган иң беренче бина – мәчет. Таможнядан чыгуыбызга аннан азан яңгырады. Төркиянең болай каршылавы күңелләребезгә бик тә хуш килде. Юлыбыз Трабзонга кадәр гел диңгез ярыннан сузылган иде. Мәчетләр диңгез буенда да, аннары да бөтен сәфәребез буена озатып барды әле безне, якты маяклардай, юлдашыбыз булдылар. -
22 сентября 2019 - 10:01
Песи турында уйланулар (Марат Кабиров)
Бер көн юк. Ике, өч. Мин эзли башладым. Берәр ерткыч кулына эләкмәгәннәрме дип. Юк, эләкмәгәннәр. Сөендем. Балалар алып киткәндер дип уйладым. -
17 сентября 2019 - 11:00
Розеткада калган зарядник шартлаган (булган хәл)
Телефоннарын зарядкага тыгылган килеш кочаклап йоклаучыларны да шактый беләм. Болай йоклау аркасында янгын чыгу, имгәнү очраклары турында да күп язалар. Бу хәл турында күбрәк кеше белсен иде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. -
10 сентября 2019 - 16:42
Имансыз илдә хокук сакчылары арта
Машинада йөри башлавыма шактый вакыт булса да, үземне «ас» шоферга санамыйм, тәҗрибәм кечкенә әле дип уйлыйм. Шуңа да юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышам. Өстәвенә, әти-әниемнең «юлда машина чебен кебек күп, кылтаеп, кызу йөрмә, ашыкма» дип колак итен ашавы гына җитмәгән, акылым да һәрчак «игътибарлы бул, үзеңне акыллы башка санама, юл тамгаларын тик томалдан куймыйлар» дип туктып тора. -
9 сентября 2019 - 14:40
Гөрҗистанга бер караш
Кавказга кемнәр генә гашыйк булмаган! Әдәбиятның иң талантлы вәкилләре Кавказ тауларын, Грузия табигатен бик матур итеп тасвирлаган, шуңа күрә бу ил турында ни генә язсаң да кабатлану булыр шикелле. -
9 сентября 2019 - 12:03
Чыпчык кешеләр
...Бакча йортының түбә кыегы астына ике гаилә чыпчык оя корган. Берсе − өйгә керә торган ишекнең уң ягында, икенчесе − сулда. Көне-төне балаларына җим ташыйлар. Күрәсең, без бакчада булмаган вакытта аулак, җылы урын таптык, дип куанганнардыр инде. Ә без хәзер, бушрак вакыт чыкты исә, бакчага таю ягын карыйбыз.