Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 февраля 2020 - 17:05
Берсе килә, берсе китә...
Көн туса, нәкъ Николай Васильевич Гогольның «Ревизор» әсәрендәге кебек «Я пригласил вас, господа, с тем, чтобы сообщить вам пренеприятное известие: к нам едет ревизор» дигән «матур яңалыкны» көтә. -
11 февраля 2020 - 15:02
Кеше ите ашамыйк...
Бу арада шоу-бизнес дөньясы хәйран болганып алды. Шундый ямьсез язмалар укыйсың да "Эх, җәмәгать, нинди көнгә төштек без" дип шаккатасың. -
5 февраля 2020 - 11:31
Черек бәрәңгедән яңа бәрәңге ясап булмый
Теләгән очракта, дәүләт дәрәҗәсендә кеше организмына, рухына зарар китерә торган һәр нәрсәне тыеп, юк итеп була. Теләк юк. Хәрам, агу белән эче-тышы агуланган берәүне психологка сөйрәп чабабыз, муллага өшкерттерәбез. -
4 февраля 2020 - 13:28
Музыкантларсыз калган электричка
Шушы яңалыкны укыдым да, теге абзыйларсыз калган электрчиканы күз алдыма китердем. Моңсу булып китте. -
24 января 2020 - 13:53
“Үзем” белән ачыктан-ачык сөйләшү
Кайчак көндәлек мәшәкатьләрдән туеп, авылга кайтып китәм. Белмим, анда гына үземне тыныч һәм ирекле итеп тоям кебек. Ә бит һәр кеше дә кайчан да булса тормышта “үзенең урыны” турында уйлана. Бигрәк тә эшкә чумып, тирә-яктагы тагын да кызыграк вакыйгаларны күрмичә, соңга калганда шулай була. “Мин бит балачакта бөтенләй бу өлкәдә эшләрмен дип хыялланмаган идем. Минем бит сәяхәтче буласым килгән иде”, - дип эш өстәленә башын куеп, үкенеп утыра. Сәяхәт дигәннән... -
16 января 2020 - 11:31
Илгиз Зәйниев драма әсәрен язучыларның 5 хатасын әйтте
15 гыйнвар көнне «Татар китабы йорты»нда кызыклы лекторийларга башлангыч бирелде. Шигъри драма әсәрен язу остаханәсен оештыручылар Йолдыз Миңнуллина, Нәфисә Хәйруллина, Луиза Янсуар проектның беренче сөйләүчесе итеп «Әкият» театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниевне чакырган. -
13 января 2020 - 12:10
Кипрның җиде көне
Илнең мәйданы 9251 квадрат чакрым – якынча унҗиде Казан кебек. Җиде генә көн булсак та, без – мин һәм ирем – рәссам Руслан Ибраһим, иҗат итеп, илһамланып кайттык. -
10 января 2020 - 10:38
Татар халкы «ярар» дигән сүз белән күп хәлләрне җайлый ул
Ир бала әнисенә нинди мөнәсәбәттә булса, хатынына да шундый булыр, ди халык. Бу – кагыйдә. Һәрхәлдә йөзнең туксаны шулай эшлидер. Әле алай гына да түгел, үзенә хатын сайлаганда да әнисенә охшатып сайларга тырыша ул. -
17 декабря 2019 - 13:53
Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты. Бишенчесе, хатлар һәм аларны укучылар турындагысы
"Ат җитмәс җиргә хат җитәр", ди тапкыр халкыбыз – хат адресатына бер дә бер барып ирешә ул. Шулай гөманлап, Сезгә тагын хат юлларга утырдым әле, хөрмәтле Илсур Рәис улы. -
11 декабря 2019 - 13:05
Сериаллар карый-карый, әниләр дә бозылды
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаилә турында: -
9 декабря 2019 - 15:34
Яңа рубрика: Бүген ишеттем (Кунак: Алсу Сәлахова)
“Мин журналистикада КЕМ?” Без көн дәвамында бик күп акыллы фикерләр, тирән мәгънәле җырлар, шигырьләр ишетәбез. Әйе, ул сүзләр колакның бер ягыннан кереп, икенчесеннән чыгып баралар. Шуңа күрә бер тукталып үзебезгә сорау бирергә өйрәник әле: Бүген без нәрсә ишеттек? Бәлки ул көне буе борчып йөргән соравыбызга төгәл җаваптыр? Үзебезне тыңлау, башкаларның сүзләренә дә колак салырга этәрү максатыннан, “Идел” журналының ютуб каналында яңа видеолар урнаштырып барырга булдык. Аның #Бүгенишеттем дип аталуы да очраклы түгел. Әңгәмәгә килгән һәр кунак билгеле бер темага үзенең карашын белдерәчәк. Ә беренче чыгарылышыбызның махсус кунагы - яшь шагыйрә, бүгенге көндә үзен журналистика өлкәсендә сынаган Алсу Сәлахова. Без аның журналистикада тоткан урыны, кайбер ситуацияләргә карашлары турында белешербез. “Алсу ни өчен үзенең диалектыннан ояла?” “Дедлайн белән ничек көрәшә?” “Интервьюга озак әзерләнәме?” “Чит ил яшьләре бездән ни белән аерыла?” “Татар яшьләре газета-журнал укыймы?” һәм башка шундый сорауларга Алсу үзенчә җавап бирәчәк. Чыгарылышның төп үзенчәлеге - без кунак турында сөйләмибез, ә аның позициясен билгелибез. -
5 декабря 2019 - 12:33
Йөрәк каны белән
Ник яза башлыйбыз икән без? Зур кешеләрнең атлап йөрүен күргән сабыйның тәпи китәсе килә. Инде тәпи киткәч, шул ук бала, сәхнәдәге биюне күреп, үзе дә биеп карамакчы була. -
3 декабря 2019 - 12:45
Карурман – ул син
Беренче язма өчен менә дигән беренче сүзләр булды әле бу – Луиза Янсуар Һәм Резеда Гарипованың пьесасыннан алар. Шул пьеса буенча Кариев театрында куелган спектакльгә берничә көн кала репетициясенә барып карыйсы килүдән эчтәге түземлекне тарта-суза йөргән идем инде. Тарта-суза кичәге премьерага кадәр җиткердем. -
28 ноября 2019 - 16:40
Кияүгә? Юк, юк, ишетмәдек...
Мин – студент! Яшь, дәртле һәм, иң мөһиме, бәйсез! Үз көнемне үзем күреп, мөстәкыйль тормыш рәвеше алып баручы кеше мин. -
11 ноября 2019 - 11:03
Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты. Дүртенчесе, чынбарлык һәм хыяллар турындагысы
Сәлам башы – яз каршы, ди халкыбыз. Сезгә хатлар язу, Илсур әфәнде, минем өчен мөһим һәм кызыклы бер шөгыльгә әйләнеп китте бит әле.