Блоглар рубрикасы буенча яңалыклар
-
22 апреля 2019 - 09:31
Татарчаны яратмыйм?
Хәбәрчебез берәүнең дә ишеген шакымыйча, рөхсәт-фәлән сорап тормыйча гына төрле министрлыклар, мәдәни-тарихи оешмалар, муниципаль структураларга кунакка кереп чыкты. Виртуаль рәвештә – аларның рәсми сайтларына. -
15 апреля 2019 - 18:33
Толерант “Сөембикә” һәм “толерант” Сөембикә. Опера карагач туган уйлар...
“Сөембикә”не тудырган иҗади ансамбль кызыклы. Резеда Әхиярова белән Ренат Харис тандемы барыбызга да күптән таныш, алар турында бернинди яңалык өстәп булмастыр. -
8 апреля 2019 - 18:02
Алар без белгәнге белми, без алар белгәнне
Әгәр дә бер кеше хәзерге кеше акылы белән ерак киләчәккә эләксәгез, исән кала, яраклаша алыр идеге? Яхшы сорау. Ә бит бер моны бик теләсәк тикшереп тә карый алыр идек. -
8 апреля 2019 - 00:40
Ризык кадере
Зур туй мәҗлесендә утырабыз. Сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып тора. Эчемлекнең нинди төре генә юк! Савыт-сабаның да өстәлгә иң затлысы куелган. -
5 апреля 2019 - 14:12
Бер сүздән тора дөнья…
Иң әүвәле Сүз булган… Изге китапларның берсе шулай дип башлана. Шагыйрь-шогара халкы, ихтимал, бу гыйбарәне күңелендә шигарь итеп йөртәдер, чөнки Сүз аның өчен эш коралы да, яшәү максаты да, ризык-тәгаме дә (хәер, бүгенге вазгыятьтә бусын төшереп калдырсаң да зыян юк). -
29 марта 2019 - 16:47
Мәдәни “супермаркет”тан мәдәни “гипермаркет”ны ничек ясарга?
Хәзерге заманда китапханә яисә музейны супермаркет белән чагыштырырга була торгандыр. Супермаркетка кеше ни өчен кирә? Бер җирдә комфорт белән үзенең җисми ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен. -
22 марта 2019 - 14:40
Йөз еллык мәчеткә сәяхәт
Безнең Татарстанда соңгы тапкыр кайчан сәяхәт иттегез әле? Менә мин юлда барганда да, кызыклы берәр объект очраса, туктап, кызыксынырга яратам. Әле кичә генә Әтнә юлыннан кайтып барышлый, Мокшы авылы мәчетен күреп таң калдым. Дөресен әйтәм, беренче тапкыр күрәм! Үзем ул яклардан булмагач, мондый табышыма гаҗәпләнмәгез инде, яме! Йөз еллап кына торгандыр инде ул анда. Кемнәр генә күз салмагандыр, кемнәр генә эченә үтмәгәндер… -
20 марта 2019 - 09:06
Чебешләрне язын да саныйлар, яки Тукай премиясе турында
Ни дә булса иҗат итү - бернәрсә, ә шул тырышлыгыңны халыкның кабул итеп, хәтерендә саклавы - икенче. Алар бер көнлек яисә бер тантаналык иҗат булып калмыйча, гасырлардан гасырларга сакланып калырлык булсын иде. -
13 марта 2019 - 09:45
Гөлүсә Закирова. Балыкчы язмалары
Хәтер төпкеленнән балачак хатирәләре калка… Офыклардан төн пәрдәсен ертып, таң яктысы җиһанга үтеп кергән мәлдә, кече яктан әти белән әнинең сөйләшкәннәре шәйләнеп китә. «Йокласын инде, уятма, йокысының тәмле чагы…» «Кичә минем белән барам диде бит, үпкәләр аннан, теге атнада да бүселеп йөрде. Бар, эндәш…» Әтинең коры сүзеннән әни мыштым адымнар белән генә олы якка үтә. -
11 марта 2019 - 12:00
Җитте, күп салма. Коръән ашына барасым бар…
Кайбер дин юлына басып намаз укый башлаган кешеләр галәмәт “акыллы” булып китәләр дә, башкаларга акыл өйрәтә башлыйлар. Кирәксә-кирәкмәсә дә, кешенең тышкы кыяфәтенә, киенүенә, үз үзен тотышына карата үз фикерләрен белдерәләр. Әле ул фикерне тыныч кына, акрын гына белдерсәләр, бер хәл. Юк, бөтен кеше янында кычкырып, тавыш күтәреп, “менә күрегез, мин нинди акыллы, белемле!” дип, күкрәк сугып эшләргә яраталар алар. -
7 марта 2019 - 14:50
«Водяная» белән «Шурале»ны тыңладым, «Коза белән овца»ны карадым
Безнең буын татар телен әле сакларга тырыша, ә безнең балалар нишләр икән? Бала-чагалар җыелган җиргә килеп эләккәндә, һәрвакыт шул сорау борчый. Ай-һай, аерма җир белән күк арасы бит! -
7 марта 2019 - 11:43
“Халык ураза тотса, ашамый-эчми, акчасын туздырмый”...
Безнең өчен Масленица һәм 8 Марттан да олырак вакыйга көтелә бит әле, җәмәгать: 8 Мартта Рәҗәб ае башлана. Тик монысы турында нишләптер бер “свежий” хәбәр дә табылмады. -
4 марта 2019 - 22:13
Өйләнү – түгел сөйләнү
Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән, ди безнең халык. Тормыш үбешеп-көлешеп кенә бармаганлыгын һәрберебез чамалый. -
4 марта 2019 - 10:20
Бердәм дәүләт изасы
Күренекле шагыйрь, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Моратның моннан җиде ел элек ак кәгазьгә теркәгән кичерешләрен кулга алып, бер мәл аптырап калдык. Шул вакыт эчендә ни дә булса үзгәргәнме? -
28 февраля 2019 - 15:05
Гаиләне йотучы дию турында
Агачларны, йортларны, кешеләрне кабып йотучы дию төшегезгә кергәне бармы? Кермәсә, бәлки шуңа охшаш албастылар, галәмнән килгән гыйфритләр тасвирланган куркыныч кино караганыгыз бардыр. Менә мин дә, «гаилә» дигән җылы, йомшак төшенчәнең хәтер чүплегенә ташлануын күзаллыйм да, шул халәттә сискәнеп китәм.