Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
15 февраля 2019 - 12:05
Яратканга кыйныйлар
2004 елда "Идел" журналында танылган җырчы, Татарстанның халык артисты белән әңгәмә басылган булган. Илһам ага үзе турында бик юморлы көлкеле итеп, булганнарны сөйләгән. Хәзер укыганда көлке дә моңсу да... Туган көнендә җырчыбызны елмайган килеш искә алыйк. -
11 февраля 2019 - 12:43
Кайтарыгыз ШТКны!
Бүген нинди генә юмор һәм сатира телетапшырулары юк. Иң танылган һәм зур тарихка ия булганы ул – КВН. Татар яшьләре тормышында да үз урыны бар иде ул уенның. Сүзем татар КВНы: ШТК – Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы турында булыр. -
8 февраля 2019 - 11:34
Татарча рэпны аңламаганга тәнкыйтьлиләр...
Батыр Харисов – күпкырлы егет. Көндез «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә – яңалыклар, ә кичен төнге клубларда рэп укый, шигырьләр яза. «Ютуб» каналында татар телендә кызыклы интервьюлары бар. Радио дикторы, яшь эшкуарларны берләштерә торган «Бизнес-Орда» проекты активисты. Өйләнгән. Тормыш девизы: «Кеше күңелендә ике бүре сугыша, берсе – яхшы, икенчесе начар. Кеше кайсысын тукландыра, шунысы җиңәчәк!» -
8 февраля 2019 - 11:33
Фәнгә дә яшьләр кирәк!
«Идел» журналы янә яшь галимнәргә йөз белән борыла. Яшерен түгел, аларның бүгенге көндә проблемалары шактый. Фән трендта дип әйтеп булмый, хезмәт хаклары белән шаккаттыра алмыйлар, торак мәсьәләләре дә проблема булып тора. Шуңа карамастан, безнең кебек үк егетләр һәм кызлар җәмәгатьчелекне сокландырып һәм, иң мөһиме, кешелек дөньясына кирәк булган фәнни ачышлар ясап торалар. Нигә без аларны күрмибез дә, нигә халыкка күрсәтмибез соң? -
5 февраля 2019 - 11:49
Мин – Халисә. Кеше. Хатын-кыз
Галимә, язучы, шагыйрә Халисә Ширмән турында сүз чыкты исә, уйлар үз күчәреннән чыга да истәлекләр дулкынына алып кереп китә. Беренче курста безне ничек кабул итеп алуы, «Әллүки»нең безнең өчен беренче һәм безнең өчен актык утырышы, бәйрәмнәр, язмаларыбызны җыеп сүтү һәм Халисә апаның җылы карашы – барысы да йөрәккә язылган икән. -
5 февраля 2019 - 07:33
Энгель Фәттахов: Көрәшчеләр бренды турында хыялланам
Заманында җаны-тәне белән милли көрәшебезне яраткан Энгель Фәттахов җитәкчелегендә биредә тулы бер буын тәрбияләнде. -
1 февраля 2019 - 14:39
Рабит Батулла: «Хатын-кызны гел зурлап яздым»
Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер дөнья, мәгънәле кино караган кебек. Ак сакаллы каләм әһеленең һәр сүзе тәмле, камил, чын татарча. Һәр татар анда үз бабасын таный, ил агасын күрә. Халык язучысы Рабит ага Батулланың сиксән яше ишек шакыган көннәрдә… хатын-кызлар турында сөйләшеп утырдык. Аңа гына хас нечкә юмор, тирән борчылу һәм гамьле уйлануларын укучылар хозурына да тәкъдим итәргә булдык. -
29 января 2019 - 12:55
Тарту көче
Җомга. Кич. Шәһәрдән чыгу юлы. «Бөке». Биш көн буе өйдән – эшкә, эштән өйгә чабып арыган, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган авыл балалары туган якларына ашыга. Хәер, авылныкылар гына түгел, үзен шәһәр кешесе дип санаучылар да бар монда. Аларның бакча-дачаларга китеп барышы. Әнә шулай, атна ахыры җитүгә, безне җир үзенә тартып ала. Гүя бөтен шәһәр халкы беравыздан «авыл» дип сөйләнә башлый. -
29 января 2019 - 09:23
Роберт Миңнуллин: «Дөньядан артта калмаска кирәк»
Һәр кешенең үз мавыгулары була. Танылган шәхесләрнең хөббияте, күңел халәте, кая баруы, ниләр эшләп, хәтта ниләр ашавы халыкка кызыклы инде ул. -
21 января 2019 - 16:25
Илдар Юзеев култамгалары
Алдымда «консультант Илдар Юзеев»ның «ТАССР Язучылар Союзының җаваплы секретаре ип. Ахуновка» язган гаризасы. -
21 января 2019 - 11:39
«Шәһәрчеләр» милләтне коткарырмы?
Быел сентябрь аенда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе «Интертат» электрон газетасында «Шәһәрчеләр» проектын башлап җибәрде. Текст, видео һәм фотографияләрдән торган бу проект яңа татар шәһәр мәдәнияте вәкилләре белән таныштыра. -
21 января 2019 - 11:38
Ләйсән Гарифуллина: “Үземне яшерәсем килде, чөнки сөенечем артык зур!”
«Болгар радиосы» ди-джее, ТНВ каналында «Кайнар хит» тапшыруын алып баручы Ләйсән Гарифуллина менә инде ике ай радио дулкыннарында ишетелми. Радио тыңлаучылар Ләйсәннең кая югалуы турында кызыксынып, аны юксынып, безгә күп төрле сораулар яудыра башлады. Күпләр Ләйсәннең өченче тапкыр әни булырга җыенуын белмидер дә әле. Бу хакта тыңлаучыларга ул үзе сөйләргә булды. -
21 января 2019 - 10:30
test1233
asdfasdf -
15 января 2019 - 09:09
test 01
123