10 сентябрь 2019 яңалыклары
-
10 сентября 2019 - 16:53
Татарча диктанты быел ничәсендә язачакбыз?
Бөтендөнья татарча диктант язу көне билгеле булды. “Татарча диктант – 2019” 19 октябрь 13:00 сәгатьтә башланачак. Хәзерге вакытта “Татарча диктант”ны оештырырга теләүчеләр белән эш бара. Бу хакта "Татарча диктант" Вконтакте төркемендә хәбәр ителә. -
10 сентября 2019 - 16:42
Имансыз илдә хокук сакчылары арта
Машинада йөри башлавыма шактый вакыт булса да, үземне «ас» шоферга санамыйм, тәҗрибәм кечкенә әле дип уйлыйм. Шуңа да юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышам. Өстәвенә, әти-әниемнең «юлда машина чебен кебек күп, кылтаеп, кызу йөрмә, ашыкма» дип колак итен ашавы гына җитмәгән, акылым да һәрчак «игътибарлы бул, үзеңне акыллы башка санама, юл тамгаларын тик томалдан куймыйлар» дип туктып тора. -
10 сентября 2019 - 16:12
Ркаил Зәйдулла: Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый
Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советы депутаты мандаты алгач, татар телен укыту, мәдәният проблемаларын хәл итү юнәлешендә эшләячәген әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. -
10 сентября 2019 - 15:52
Татар кызына нәрсә бүләк итәчәкләр?
Төп бүләк – дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат. Гадәттәгечә, республикакүләм бәйгесе финалын яктылык, музыка, татар кызлары һәм мактаулы кунаклар чыгышы бизиячәк. Биредә «Казан» бию ансамбле, Салават Миңнехановбелән Гүзәлем, татар эстрадасы җырчылары, Башкортостан Республикасының яшь башкаручысы – Ренат RNT чыгыш ясаячак. Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы. -
10 сентября 2019 - 15:24
Нәрсә ул гошер көне. Ул кайчан була һәм ул көнне нәрсә эшләргә кирәк? (Дини сорау)
Мөселманнардан җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырылачак. -
10 сентября 2019 - 15:13
Рөстәм Миңнеханов сайлаулар турында фикерен белдерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау тәмамлану уңаеннан, Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. -
10 сентября 2019 - 12:32
Исмегөл ападан пылау рецепты (хуш китәрлек)
Девзира дөгесе базарда җимешләр сатыла торган урында бар. Алардагы дөгеләр кызыл яки ак комлы була, шуңа күрә яхшылап юарга кирәк. Бу дөгеләрнең тәмнәре бөтенләй башка, бик тәмле. Пылауны мин шушындый дөге белән пешерәм. Агы да бик тәмле, таралып тора торган була. -
10 сентября 2019 - 11:23
Сәйдә Мөхәммәтҗанова укырга кергәндә музыка юнәлешен сайламаган
Мәскәү телевидениесендәге «Голос» тапшыруында чыгыш ясаганнан соң, Сәйдәнең тамашачысы тагын да артты. Бүген дә аңа интернет аша төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез изге теләкләрен юллый, аның белән очрашулар көтә. -
10 сентября 2019 - 10:26
Гүзәл Уразовадан көзне яратырга 5 сәбәп
Көз көнен яратмаучыларны аңлау кыен түгел. Суык, юеш, соры күкле көзне бик әзләр үз итә. Иң популяр татар җырчыларының берсе - Гүзәл Уразова көз көнендә депрессиягә бирелмәс өчен үз киңәшләре белән уртаклаша. -
10 сентября 2019 - 08:34
Тичуринга Бикчәнтәев, Зәйниев, Имамутдинов чакырулы (Театрда кем эшләр?)
Театрда өченче премьераны Туфан Имаметдинов чыгарачак. Ул Илгиз Зәйниевның "Полиционер" сатирик комедиясен чыгара. -
10 сентября 2019 - 08:25
Вахит Имамов белән кыю интервью: хөкүмәт һәм татар байлары турында
ТНВ сайты язучы, тарихчы Вахит Имамовтан кыю интервью алган. Язучы хөкүмәт, язучылар, татар байлары турында сөйли. -
10 сентября 2019 - 08:11
Базар янында кеше өстенә менгән йөк машинасы йөртүчесе авария сәбәпләрен әйтте
Йөк машинасы тротуарга очып кереп сату итеп утырган кешеләрне таптаткан.