14 сентябрь 2020 яңалыклары
-
14 сентября 2020 - 14:15
"ЯШЬ ТАЛАНТЛАР" БӘЙГЕСЕ БАШЛАНЫП КИТТЕ
"Яшь талантлар" үзешчән һәм һәвәскәр театрлар өчен пьесалар конкурсының оештыручысы: Татар федераль милли мәдәни автономиясе. -
14 сентября 2020 - 14:09
МИҢНИХАНОВ ҖИҢДЕ!
Быелгы Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнеханов җиңде. -
14 сентября 2020 - 12:52
ПАНДЕМИЯДӘН СОҢ “УСАЛЛАНГАН” КАМАЛ ТЕАТРЫ
Коронавирус пандемиясеннән соң, Галиәсгар Камал театрының беренче куйган спектакле – усал комедия, “Өйләнәм.tat” булды. Афишада күргәнче үк әлеге комедиянең чыгачагын ишеткәнгә, премьера күптәннән күңелне кытыклый иде – нәрсә күрсәтерләр? -
14 сентября 2020 - 12:47
«Окей, Лекси!», «Зеленая книга» фильмнары - БҮГЕН! БУШЛАЙ!
Аның өчен регистрация үтәргә кирәкми, бары тик буш урын табу гына кыенлык тудырырга мөмкин. -
14 сентября 2020 - 12:28
БӨТЕНДӨНЬЯ ONLINE ТАТАРЧА ДИКТАНТ - кайчан язабыз?
Хәзер күп кенә бәйрәм-концертлар офлайн уздырыла башласа да, быел диктантны онлайн рәвештә язачакбыз. -
14 сентября 2020 - 11:52
«Татар кызы» конкурсының финалы ЧИЛӘБЕДӘ УЗДЫРЫЛАЧАК
«ТАТАР КЫЗЫ»ның юбилейлы унынчы милли проектының финал тантанасы Чиләбедә үтәчәк. -
14 сентября 2020 - 11:50
ШАМАННАР АРТЫННАН СӘЯХӘТ
17 сентябрь, 2015 ел ...Кызыл шәһәренә кердек. Йа Аллам, бу бит Русия түгел, бу – бөтенләй башка ил! Почмаклары күтәртелгән, кытай түбәле йортлар игътибарны җәлеп итә, тирә-яктагы чисталыкка ис китә. Бик күп агач-куаклар! Юллары шоп-шома, әле күптән түгел генә салынган. Ачык тәрәзәдән уйнаклаган җилдән асфальт исе килә... Машинабыз тулай торак төсле бер бина янына килеп туктады. Аны форум кунакларына дип әзерләгәннәре күренеп тора. Монда капиталь ремонт булган, әле буяуның хуш исе очып та бетмәгән. Көн азагында белдем: Тываның әле беркайчан да андый зур күләмле чаралар оештырганы булмаган, шуңа форумга әзерләнү бер ел-ел ярым элек үк башланган. -
14 сентября 2020 - 11:27
«БЕР ШАМАН: «БУ ЮЛ ТУРЫДА КИТАП ЯЗАРСЫҢ», – ДИДЕ...»
Журналист Эльвира Фатыйхова нон-фикшн жанрында татарча китап чыгарды. Исеме дә кызыклы: «Шаманнар артыннан сәяхәт». Бу – Эльвираның беренче китабы. Аны тәүге адымы белән котлап, берничә соравыбызны да бирми кала алмадык. -
14 сентября 2020 - 10:49
БИОЛОГ ЯЗМАЛАРЫ
Биология юнәлешендә «ата кара тараканның кан әйләнешен» белмәгән өчен, өстәмә сессиягә дә калдырырга мөмкиннәр, әмма мөгаллимнәрнең лекцияләрен шулкадәр бирелеп, мәхәббәтле итеп сөйли-сөйли, дәрес азагына битләренең кызарып бетүен, «Әхмәт Бакиевич тараканны татарча «кипкән» дип йөртергә ярата иде», - дип инде үзләре дә галим дәрәҗәсенә җиткән мөгаллимнәрнең хәзер дә фәнни җитәкчеләрен елмаеп искә алуларын күргәннән соң, «минем дә бу казанда кайныйсым килә» дип уйлап куйганыңны сизмичә дә каласың. -
14 сентября 2020 - 10:05
AYGYUL башкаруында "It's more" җырында ТАТАР СҮЗЛӘРЕ ЯҢГЫРЫЙ
Бу AYGYUL башкаруында татар сүзләре кергән беренче җыр. -
14 сентября 2020 - 10:04
САЙЛАУ НӘТИҖӘСЕ КАЙЧАН БИЛГЕЛЕ БУЛА?
Кичә сәгать 18.00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 2 млн 169 мең 236 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 73,66 процентын тәшкил итә. -
14 сентября 2020 - 09:52
БҮГЕН КӨЧЛЕ ҖИЛ КӨТЕЛӘ
Бүген төнлә һәм көндез Татарстан буенча урыны белән көчле җил исәчәк. -
14 сентября 2020 - 09:45
ХӘМДҮНӘ ТИМЕРГАЛИЕВА ВАФАТ...
Ул Казанда җирләнәчәк. -
14 сентября 2020 - 09:32
ФИРДҮС ТЯМАЕВ: "Бу видеоны елый-елый карадым..."
Фирдүс Тямаевны кем елаткан? -
14 сентября 2020 - 09:13
ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ - финал
конкурсантлар арасында Татарстан гына түгел, ә татарлар күпләп яши торган башка төбәкләр, шул исәптән Швеция һәм Италия вәкилләре дә бар.