Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
6 июля 2022 - 15:00
Тропик күбәләкләр
Казанда да тропик күбәләкләр бар икән! Аларны үстерүче Люция Хәлимова үз мавыгуы, эшчәнлеге турында менә ниләр сөйләде. -
28 июня 2022 - 10:57
Картиналарында – татар рухы
Айгөл Мәҗитова картиналарында авыл тормышы, күңелләре шатлык белән тулы бәйрәмнәр, андагы милли киемле биючеләр, музыкантлар еш сурәтләнә. Портретлар жанрындагы гаҗәеп матур хезмәтләре дә җитәрлек! -
16 июня 2022 - 16:34
Фарфор бизәм медитациясе
Фарфор савыт-саба, керамикага бизәмнәр ясау остасы, рәссам-декоратор Рената Зинатуллина Мәскәү каласында яшәп иҗат итә. Бу төр иҗат кырыйдан карап торышка гына җиңел кебек, чынлыкта исә фарфор өслеккә рәсем ясау – ул күңелләрне тынычландырырлык медитациягә тиң булса да, катлаулы иҗат. -
11 июня 2022 - 14:14
Алсу Сибгатуллина: «Кабатланмыйм һәм кабатламыйм»
Алсу Сибгатуллина – бизәнү әйберләре остасы. Гади хоббидан башланган эш хәзер аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Ул театр актрисаларының сәхнә образлары өчен бизәнү әйберләре иҗат итә, хатын-кызлар белән тәҗрибә уртаклаша, милли юнәлештә дә эш алып бара -
27 мая 2022 - 10:44
Чигүче майор
Татар халкы тормышында мендәр элек-электән мөһим урын биләгән. Каз мамыгыннан тутырылган мендәрләргә ихтыяҗ аеруча зур булган. Йортка яшь килен төшергәндә дә аны мендәргә бастыру йоласы тикмәгә генә бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгәндер. -
21 мая 2022 - 09:54
Агач остасы – милли гадәт сакчысы
Электән килгән туй йолалары татарларда бүген дә саклана. Әби-бабаларыбыз әле дә традицияләребезне оныттырмыйча, гаилә корырга җыенган яшьләрне монысы болай булырга тиеш, тегесе – тегеләй, дип өйрәтеп тора. -
9 мая 2022 - 09:07
КАЙТ КАЗАНГА, «КЫЗЫЛ ТАТАРСТАН»!
Бөек Ватан сугышы башлангач, хөкүмәт, элекке тәҗрибәгә таянып, бронепоездларны фронт өчен киңрәк «җигәргә» чакыра. Ләкин гражданнар сугышыннан калган поездлар инде искергән. Авыр машина төзелеше наркоматы яңа бронепоездлар төзүне көйләмәгән – утызынчы елларда илдә хәрби поездлар төзелми. Бердәнбер махсуслашкан Брянск заводы урнашкан җирләрне фашистлар беренче көннәрдә үк басып ала... -
7 мая 2022 - 13:31
Утның кайнар йөрәк тибеше
Металл эшкәртү инде бик күптәннән татар җирендәге иң алга киткән кәсепләрнең берсе булган. Әмма бүгенге яшьләрнең күбесе физик көч түгү таләп ителә торган, кайнар мич белән тимерче сандалы арасындагы иҗатны сайламый. -
21 апреля 2022 - 15:19
Филографити остасы
Ридуан Әлмуратов Мәскәү янындагы Мытищи шәһәре җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә балаларга дини белем бирә. Үзе ул – Казаннан. 1991 елда Казакъстанда туган. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем ал» диләрме әле? Хәзер аны филографити остасы буларак та таныйлар. -
15 апреля 2022 - 14:17
Яшь сынчы Артур Давыдов: «Совет чоры күңелемә якын»
Татарстанның талантлы яшь скульпторы, Русия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасы Артур Давыдов белән сүзебезне совет чорын искә алудан башладык. Остаханәсендә әлеге тематикадагы проектлар хәйран күп иҗат ителгән инде. -
8 апреля 2022 - 13:35
Элина Борһанова: «Миңа дәрвиш булу ошый!»
«Рәссам – илһамланучы түгел, ә илһамландыручы». Сальвадор Далиның әлеге фикере белән күпләрегез килешмәскә дә мөмкин. Ничек инде рәссам үзе илһамланмыйча гына, башкаларны сокландырырлык әсәрләр иҗат итә ала ди? -
25 марта 2022 - 09:53
Шәрык стилендәге... сутаж чигүе
Милләттәшебез Рената КОКОРИНА эшләнмәләре турында: «Шулкадәр матурлыктан мәдәни шок халәтен кичердем!» дигән бәяләмәләрне еш ишетергә туры килә. -
19 марта 2022 - 13:26
Талбишек
Бала арбаларының ниндиләре генә юк хәзер! Бәяләре дә дистә меңнән алып, йөзләрчә мең сумга кадәр җитә. Өлкән буын аларга карый да үз балачагын, үз нарасыйларын үстергән заманнарны искә ала. -
11 марта 2022 - 12:06
Яраттыра торган Алмачуар
«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел да тамашачыга гаҗәеп талантлы режиссерлар сәхнәләштергән шактый кызыклы, үзенчәлекле спектакльләр тәкъдим итте. -
4 марта 2022 - 13:25
«Ярый әле чәчем бөдрә!»
Сәхнә кешесе башкалардан, һичшиксез, аерылып торырга тиеш. Ул үзенең килеш-килбәте, ягымлыгы, харизмаcы белән башкаларны җәлеп итә алса, бу – аның ярты уңышы. Яшь актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов безгә телевизион фильмнар аша таныш