Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
11 января 2021 - 09:43
«БУЛАТ БАТЫР» – БЕРЕНЧЕ ТАТАР ФИЛЬМЫ
1927 елда төшерелгән «Булат батыр» дигән тарихи боевикны беренче татар фильмы дип карыйлар. Чынлап та, атамасы татарчага охшаган, эчтәлеге дә Казан белән бәйле. Ул заманда кинолар әле тавышсыз була, шуңа татар телендә түгел, дип бәйләнеп тә булмый. Русча субтитрлар арасында «Айдагыз Казанга», «качкыннар», «хайваннар» дигән сүзләр дә күренгәли. Татарча ич бу. -
29 декабря 2020 - 10:46
«ИДЕЛ» ДУЛКЫННАРЫ. ЖУРНАЛНЫҢ ГЫЙНВАР САНЫ.
Кышның иң матур көннәре. Урамда ябалак-ябалак кар ява, паркта нәни балалар бер-берсенә кар атышып уйныйлар, яшьләр атынгычта атына. Ә өлкәннәр дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә әкрен генә атлыйлар. Рәхәт. Тулы бәхет өчен бер генә әйбер җитми... -
25 декабря 2020 - 10:42
ТЫНЫЧЛЫК. ЫШАНЫЧ. МӘХӘББӘТ
Яшьләр, кәефләрен күтәрер өчен, дәртле, кызу җырлар гына тыңлый дип уйласагыз, ялгышасыз. Азат Гыймадиевнең җырлары тынычландыру сәләтенә ия. -
18 декабря 2020 - 15:00
«ЯҢА ДУЛКЫН»: СӘХНӘ АРТЫННАН БЕР КАРАШ
Микрофоннар көйләнә, фойеда театр хезмәткәрләре кунаклар каршыларга әзерләнә, шигырь укучылар нәрсәнедер әфсенләгән кебек ак кәгазьдәге хәрефләрне сүзләргә җыя… Кичә тиздән башланачак. «Яңа дулкын» залдагы тамашачыга якынлаша. Ул тамаша залына «бәрелгәннән» соң нәрсәдер үзгәрергә тиеш: я тамаша залы, яисә дулкын үзе. Шигырь кичәсе тиздән башланырга тиеш… -
8 декабря 2020 - 11:48
«БЕРӘҮГӘ ДӘ ОХШАРГА КИРӘКМИ»
Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче татар егете Радик Мусин сәнгатькә килү юллары, иҗат процессы һәм рәсем дөньясындагы күңел халәте белән уртаклаша. -
30 ноября 2020 - 11:44
МУЗЫКАНЫҢ ҮЗ «КОЯШЫ»
Җырчы, автор-башкаручы, татар эстрадасының һәм альтернатив музыкасының гаҗәеп энергияле «кояшы» – Илгиз Шәйхразиев белән бер сәгатьләп сөйләшеп утырдык. Кайсы очракта чәчен яшелгә буятасын, авыз эченнән җырлаучыларны ничек кабул итүен, катлаулы чакларда үзенең кайсы җырын тыңлавын беләбез инде хәзер... -
24 ноября 2020 - 09:51
АЛКАЛЫ КЫЗ РАМИЛӘ
Рамиләне күргәч, һәрвакыт күз алдында торган татар туташының сурәте җанлана сыман. Хәер, мин аның башта җырларын тыңладым әле. Инстаграмда. Беренче тәэсирем алдамады: Рамилә Галәветдинова татар туташы буларак та, заманга лаеклы образлары белән дә күңелгә кереп калырлык! Татар, инглиз, рус телендә бик үзенчәлекле итеп җырлый. Ниндидер сөйкемле сөяге белән җәлеп итә белә. -
17 ноября 2020 - 07:24
ЕГЕРМЕ ЕЛЛЫК ОЧЫШ
Быел яшь шагыйрь, прозаик, драматургларның «Иделем акчарлагы» иҗади конкурсы үткәрелә башлауга егерме ел тула. -
10 ноября 2020 - 07:18
ХОККЕЙЧЫ КЫЗ? ӘЛБӘТТӘ!
Мин кечкенәдән спортка гашыйк, үземне бик күп спорт төрләрендә сынап карадым. Ләкин иң күңелгә ятканы – хоккей булды, әлеге спорт төре белән бишенче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Нәкъ менә бозда, кара алка белән уйный торган хоккейга кайдан килеп эләктем соң мин? Сезгә шул хакта күбрәк сөйлисем килә. -
3 ноября 2020 - 09:14
КИТАП УКУЧЫ ТАТАР
«Китап укучы татар» сәхифәсенә күбрәк хатын-кызлар язылган. Китап укучылар да – күбрәк алар. Язылучыларыма элеккеге, балачактан таныш китаплар һәм шигырьләр бик ошый. -
30 октября 2020 - 10:30
«ИДЕЛ»НЕҢ НОЯБРЬ САНЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ!
«Идел»нең ноябрь саны белән танышырга вакыт килеп җитте. Бу санда без сезне Япониягә сәяхәткә алып барырбыз, беренче татар чемпионы белән сөйләшербез, әдәби суд утырышында катнашырбыз, татар шагыйрьләрен фотосурәткә төшерербез, яшьләргә таныш җырчы Илгиз Шәйхразиев белән күңел ачарбыз һәм... -
26 октября 2020 - 12:00
НАЛАСАДАН! АРЧА ЯГЫННАН!
Арча районы Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов белән без күптәннән таныш. Район мәдәният идарәсен җитәкләгән, аннан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган вакытларында уртак проектлар тормышка ашырдык. Җәяүләп Тукай юлын үттек. Эшсөяр кешеләрен барладык, гөслә уйнаучы апалары белән дә таныштык. -
19 октября 2020 - 09:19
«МАСАЮ МИҢА КИЛЕШМИ!»
Зәңгәр экраннан безгә хәерле иртә теләп торучы Луиза Закирова хакында, еш кына: «Бигрәк сөйкемле кыз инде. Теле-телгә йокмый аның!» – диләр. -
12 октября 2020 - 08:48
ХИРУРГ КАМИЛ КАДЫРОВ: «ЯШӘҮ ШАТЛЫГЫ – БАШКАЛАРГА БУЛЫШУДА»
Адәм баласы табибларга үзенең иң кадерле әйберен – гомерен ышанып тапшыра. Табиб кешегә әнә шул ышанычны һәрвакыт намус белән аклап яшәү бурычы куела. «Үзең янганда башкаларга яктырт», – дип әйтүе белән медицина атасы нәкъ шуны күздә тоткан булса кирәк! -
29 сентября 2020 - 09:14
«ИДЕЛ»НЕҢ ОКТЯБРЬ САНЫ!
Бүген безнең редакциядә - әбиләр чуагы! Көннең шундый кояшлы, рәхәт булуына төп сәбәп - "Идел"нең ОКТЯБРЬ САНЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ!