Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
21 сентября 2020 - 08:46
ПРАГАГА, ТАТАР ЧӘЕНӘ!
Фикерле, хыяллы, киләчәктә тагын үзенең исемен ишеттерәчәк Лилия белән аралашудан соң да рәхәт хис калды. Бездән өч мең чакрым ераклыктагы Прагада татар мохите булуы күңелгә җылылык бирә. Чит җирдә дә үзеңнең асылыңны югалтмау мөһим шул… -
14 сентября 2020 - 11:27
«БЕР ШАМАН: «БУ ЮЛ ТУРЫДА КИТАП ЯЗАРСЫҢ», – ДИДЕ...»
Журналист Эльвира Фатыйхова нон-фикшн жанрында татарча китап чыгарды. Исеме дә кызыклы: «Шаманнар артыннан сәяхәт». Бу – Эльвираның беренче китабы. Аны тәүге адымы белән котлап, берничә соравыбызны да бирми кала алмадык. -
7 сентября 2020 - 09:55
АЙДАР ТАТАР. КЕМ УЛ?
Социаль челтәрләрнең берсендә ветеран журналист Нәсимә Садыйкова белән бергә «ТАТАРЧА АРАЛАШЫЙК» дигән төркемне алып бара. Нәсимә апа әйтүенчә, «актив кешеләрнең нигә сәләтле икәнен белә башлагач», төркемгә админнарны, шул исәптән, аны да, хуҗабикә үзе чакырган. «Искитмәле яшь егет! Татарча шәп яза, русча, инглизчә яза! Чын заман егете! Аның Башкортстаннан булуын, Мәскәүдә яшәвен беләм». -
2 сентября 2020 - 11:39
ЛӘЙСӘН САФИНА: «ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ ХӘРӘКӘТЕ ЯШӘСЕН!»
Төп нәтиҗә шул: һаман саен хөкүмәтне сүгү кирәк түгел – кемнәндер көтеп ятканчы, эшләп күрсәт! Менә Татар яшьләре көннәренә – 30, «Идел» яшьләр үзәгенә – 20. Ә чынлыкта бит «Идел» яшьләр үзәге нәкъ шул Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән, 1990 елдан бирле һәммә резолюцияләргә «Казанда ел дәвамында төбәкләр белән эшли, ел дәвамында элемтәдә тора һәм методик ярдәм күрсәтә торган үзәк булдырырга» дип кереп барган. «Идел» яшьләр үзәге 1999 елда рәсми рәвештә ачыла. Ә Татар яшьләре көннәре уздырыла башлаганда әле яшьләр белән эшләү өчен җавап бирә торган аерым структура да булмаган. Дәүләт яшьләр сәясәтенә былтыр егерме биш ел тулды, ә Татар яшьләре көннәре утызын тутыра. -
30 августа 2020 - 07:06
«КАЗАНГА КАЙТЫП... ЕЛАП БЕТТЕК»
1991 елның җәй айларында Татарстанга Төркия татарларының беренче туристик төркеме килгән. Аңа кадәр исемле шәхесләрнең аерым-аерым килүләре мәгълүм. Ә менә шулай, күмәкләшеп йөргәннәре булмый. Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең Казанга, Татарстанга мәхәббәте утыз ел элек күмәк сәфәрдән башланган дисәк тә булыр. Бу сәфәр хатирәләре, фотолары татар халкының милли аңын, горурлыгын уяткан, тарихын дөньяга чыгарган һәм төрле илләрдә гомер итүче татарларны якынайткан еллар авазы... -
25 августа 2020 - 07:28
ЧУЛПАН. ҖӘЛИЛ КЫЗЫ
Муса Җәлил музеена беренче тапкыр барганда миңа җиде яшьләр генә иде әле. Әтисе белән күрешә алмый сугыш газаплары кичергән бәләкәй Чулпанны кызгануым хәтердә. Аннары, аның үзе белән шәхсән танышкач, әтисе турындагы хатирәләрен кат-кат сораштым. Менә хәзер дә Боровое Матюшинодагы дачада күрешкәч, иң әүвәл әтисе турында искә алды ул. -
17 августа 2020 - 10:45
ИРАДА ӘЮПОВА: «ҺӘР ИҖАТЧЫ МӘЙДАНГА МОХТАҖ»
«Ирада» исеменең мәгънәсе теләк, омтылыш дигәнне аңлата. Әти-әнисе әлеге исемне кушканда, әйтерсең лә, баланың киләчәк миссиясен күз алдына китергән! Бүгенге көндә Ирада Хафизҗан кызы, чыннан да, Татарстанның сәнгать үсеше, рухи байлыкларыбыз һәм мирас сакланышы өчен җавап бирә. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова яшь талантларга, үзенчәлекле проектларга аеруча игътибарлы. Ул иң мөләем һәм ачык йөзле министрларның берсе. Республиканың сәләтле яшьләренә ничек ярдәм итәрәгә, иҗат кешесенең калебендә ниләр бар, милли асылыбызны ни рәвешле саклап калырга? Хатын-кызга министр йөген тарту ничек бирелә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны эксклюзив әңгәмәдән укый алырсыз. -
10 августа 2020 - 09:39
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевнең фотокүргәзмәләр оештырып, рәссамнарга гына хас күзаллау, тоемлавы белән укучыларын шаккатыруын белә идек инде. Моңарчы без фәкыйрьләренә бөекләр биеклегеннән генә карый, дип уйлаган язучыбыз («бөегем» сүзен ул яратып әйтә) «Идел» журналына да хәерхаһлы булып чыкты. Файдалы киңәшләрен дә бирә. Ә бүген аның үз күңелен ачарга тырыштык. -
4 августа 2020 - 09:59
КӨРӘШЧЕЛӘР ЗАТЫННАН
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көне алдыннан, телефон саннарын җыйдым. «Минем турында бик күп яздылар инде, нәрсә генә язарсың икән», – диде ул. Үзе елмая. Күзләрендә, булдырырсыңмы, дигән сынаулы караш та сизәм. Тырышабыз аны, Равил абый! -
30 июля 2020 - 14:51
ВОЛОНТЕРЛЫК – КИЛӘЧӘККӘ ИНВЕСТИЦИЯ
Җәмгыятьтә башкаларга булышырга теләүче актив кешеләр элек-электән билгеле булган. ХХ йөз башында төрле сугышларга китүчеләрне, Гражданнар явы заманында ут эченә керүчеләрне дә «доброволец» сүзе белән атаганнар. Ә инде совет чорындагы тимурчылар ХХI гасыр яшьләрен хәтерләтә. Чөнки бүген яшьләр арасында волонтерлар (ихтыярчылар) хәрәкәте популяр. -
20 июля 2020 - 12:22
ТӨНЬЯК БОЗ ОКЕАНЫНДА ТАТАР МОҢЫ
Алмаз Сәләхов – Балтач районының Норма авылы егете. Казанда яши. Төзелеш өлкәсендә үз эшен ачкан булдыклы егет. Белеме буенча инглиз теле укытучысы. Укыган чагында тәрҗемәче, дипломат булырга хыялланса да, язмыш аны бөтенләй икенче юнәлешкә кертеп җибәргән. Төп кыйбласын тапканчы, йөк ташучы, экспедитор, менеджер булып эшли, тормыш тәҗрибәсе туплый. Өйләнгән, ике бала атасы. Башкалардан ни аермасы бар соң, диярсез? Алмаз – экстремаль сәяхәтләр остасы. Адәм баласы аяк басмаган Урал таулары, тайгалар, урман, елгаларны үзләштерә. Төньяк боз океанына кышкы сәфәрләр кылырга ярата. -
13 июля 2020 - 09:29
МӘГЪРИФӘТЛЕ КАЗАН КӨЕ
Безнең иҗади диалог үзизоляция шартларында монолог төсен алса да (барыбер караш, елмаю һәм уңайсызрак тынлык булмау үз эшен эшләде инде), әңгәмәне җанлы итәргә тырыштык. -
7 июля 2020 - 12:59
Динә Гарипова: «Иң мөһиме: үз-үзеңә ышанырга!»
Талант нәрсә ул? Аллаһыдан бирелгән бүләкме? Әллә инде көн саен үҗәтләнеп хезмәт кую нәтиҗәсендә ирешелә торган казанышмы? Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова исеме татар дөньясында гына түгел, ә чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. -
1 июля 2020 - 12:25
ЖУРНАЛНЫҢ ИЮЛЬ САНЫ
"Идел" журналының июль санында ниләр укырга була? -
25 июня 2020 - 08:44
Тышы каты, эче тәмле Чикләвек
Зарина Вилданова – альтернатив татар музыкасында популяр җырчы. «Үзгәреш җиле», «ТатКультЛаб» проектлары катнашучысы. Күптән түгел «Чикләвек» төркеме белән берлектә яңа альбом чыгарды.