Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 сентября 2019 - 15:01
"Идел" журналы "Мыраубатыр" китабын бүләк итә!
Укучыларыбызга тагын бер бүләгебез бар! Яңа чыккан "Мыраубай батыр" китабын уйнатабыз. Китапны аласы килгән кешегә ВК группабыздагы пост астында сериал яки шигъри әкият белән бәйле, яки Нәкый Исәнбәтнең башка әсәренә бәйле берәр истәлек язарга кирәк. Иң кызыклы комментарий иясен бүләк көтә! -
10 сентября 2019 - 11:23
Сәйдә Мөхәммәтҗанова укырга кергәндә музыка юнәлешен сайламаган
Мәскәү телевидениесендәге «Голос» тапшыруында чыгыш ясаганнан соң, Сәйдәнең тамашачысы тагын да артты. Бүген дә аңа интернет аша төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез изге теләкләрен юллый, аның белән очрашулар көтә. -
3 сентября 2019 - 11:14
Валерия Порохова истәлегенә
Валерия Порохова вафат булган... Искиткеч гыйлемле, зыялы ханым, Коръәнне рус теленә шигъри формада тәрҗемә итеп, аның матурлыгын күрсәтә алган олы шәхес иде. Урыны җәннәттә булсын! “Идел” журналы гыйнвар аенда аның Казанга сәяхәте турында язып чыккан иде. Әлеге язманы Валерия Прохорова истәлегенә куябыз. -
2 сентября 2019 - 11:43
Айрат Фәйзрахманов: «Татарстанның бәйсезлеге турында декларация әлегә йокыга талган»
Яшь сәясәтче һәм күп кенә яшьләр проектларын оештыручы Айрат Фәйзрахмановка «Идел» берничә сорау бирде. -
28 августа 2019 - 17:12
Бер тәүлектә бер миллион!
Балкып килүче яшь «йолдыз» Лэйнаның Татарстан турындагы «Малай на белом Барсе» клибын бер тәүлек эчендә бер миллионнан артык кеше караган. -
12 августа 2019 - 14:49
Атаң тапмас, тамгаң табар!
Тугандаш халык булган казакълар, казакъ руга белен бәйде, казакъ рудан күралады, ди. Әйе, казакъныңмы, башка бер милләт кешесенең кемлеген аның чыгышы сөйли, ә ул нәсел тамгасында чагылыш таба. -
6 августа 2019 - 20:21
Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте
«Татар Пушкины» Габдулла Тукайның бердәнбер мәхәббәте дип, Зәйтүнә Мәүлетова исәпләнә. Шагыйрь аның белән берничә мәртәбә очрашкан һәм Зәйтүнәгә багышлап берничә шигырь иҗат иткән. Чынлыкта исә, хатын-кызлардан читләшүче яшүсмер, мәхәббәт утында бер генә тапкыр янмаган... -
22 июля 2019 - 17:48
Тыңлый торган китаплар
«Татарстан» радиосы һәр өйдә сөйли торган еллар иде әле ул. Атна саен якшәмбе көннәрендә спектакльләр, балалар тапшыруларында төрле әдәби әсәрләр яңгырый торган чор… -
16 июля 2019 - 17:26
“ПП”га күчәбезме?
Гарәпләр: «Азрак ашаган саен озаграк яшәрсең», – ди. Табиблар да аш өстәле яныннан корсакны шыплап тутырып түгел, ә бераз ач килеш китәргә куша, ягъни ашаган ризык эшкәртелсен өчен ашказанында буш урын калырга тиеш. -
4 июля 2019 - 14:09
«Иске Татар бистәсендә тагын бер бина җитми»
Ирик Рәшид улы Мусин 1966 елның 20 октябрендә дөньяга килә. Татарстан һәм Русия Рәссамнар берлекләре, «Хәзерге заман сынлы сәнгать альянсы» берләшмәсе әгъзасы. -
2 июля 2019 - 12:42
КӨРӘШЕГЕЗ! Пәйгамбәребезнең сөннәте ул
Сабан туйлары хәзер башкача, диләр... Имеш, татарча түгел. «Хезмәт бәйрәмнәре»нең урыннарын белеп йөрергә кирәк шул! -
2 июля 2019 - 11:20
Шүрәлеле юл биштәре
Апрельнең хикмәтле вакыты – Тукай туган көне якынлашкан мәлдә, шагыйрьнең туган ягына юл тотарга ниятләдек. Оят булса да әйтим, ел саен барып торырлык якында урнашса да, күптән күргән юк бу тарихи урыннарны. -
1 июля 2019 - 11:20
Мин ачкан дөнья
Студент чагында, мәгъдән сулары белән дәваланырга дип, мине Кавказга җибәргәннәр иде. Железноводскиның томан сарган таулары, көнаралаш сибәләп торган яңгыры онытылмаслык булып истә калды. -
6 июня 2019 - 07:59
«Безнең заманда КВН көчлерәк иде»?
Татарда юмор нинди дәрәҗәдә? Гомумән, шаярта беләбезме без? Әллә инде башкалардан үрнәк алып, аларны кабатлыйбыз гынамы? -
29 мая 2019 - 12:46
Галимнең гомер бәйрәме. Татар дөньясы Хатыйп Миңнегуловны зурлады
Соңгы дәвер татар дөньясының, тюркология фәненең күренекле вәкиле Хатыйп Йосыф угылы Миңнегуловның рәсми, гыйльми дәрәҗәләре, мактаулы исемнәре санап бетергесез.