Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
14 мая 2019 - 09:43
Көрәшегез! Пәйгамбәребезнең сөннәте ул
Сабан туйлары хәзер башкача, диләр... Имеш, татарча түгел. «Хезмәт бәйрәмнәре»нең урыннарын белеп йөрергә кирәк шул! Ислам турындагы стереотипларның берсен җимерүче язмадан шуларны белә аласыз. -
8 мая 2019 - 12:47
Сугыш ветераны 94 яшьлек Габбас Әхмәтшин: “Көн дә ике сәгать укыйм әле”
ТР Госстройнадзор инспекциясе хезмәткәрләренең ул-кызлары “Җиңүне көткәндә” (“Навстречу Победе”) рәсем конкурсында катнашты. -
7 мая 2019 - 17:55
Көрәшче ата бәхете – көрәшче улларында
Әңгәмәдәшебез – республика буенча исемнәре таныш көрәшче уллар – Руслан, Рөстәм, Раббани Нургалиевларны тәрбияләп үстерүче остаз Ришат Нургалиев. -
6 мая 2019 - 13:07
«Иман» батырлары
Актанышта шәп кенә бер бина бар. Мәгънәле, тәрбияви характерда булуын исеме үк раслап тора – «Иман». Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашкан әлеге бина күптәннән шул исемне йөртә. -
5 мая 2019 - 16:43
Татарның үз аты бар!
«Татар гаиләсендә уртача биш-алты, кимендә өч бала булырга тиеш, – ди үзе. – Шул чагында халкыбыз телен дә, йолаларын да онытмас, күбәер, көчәер генә һәм мин моңа ышанам!» -
24 апреля 2019 - 13:39
«Йолдызлык чире»: миф яки чынбарлык?
Масаюмы, тәкәбберлекме? Үз-үзеңә нык ышану, әллә үзең турында ялгыш фикер йөртүме? «Йолдызлык чире»н һәр кеше төрлечә аңлый. Кемдер иҗаты турында уйлаудан туктап, шәхесен күрсәтергә тотына, кемдер бу хакта уйланмыйча да «йолдыз» булып китә. «Йолдызлык чире» – ул кешенең әйләнә-тирә дөньяга аерым карашы. Үз-үзеңә югары бәя, туганнарыңнан, дусларыңнан, тамашачыңнан аерылу… -
22 апреля 2019 - 10:48
Бәхет кошы кайда яши?
Әтнәдә 1918 елда «Бәхет кошы» дигән тәүге спектакль уйнала. Шул көннән театрга беренче нигез ташы салына. Һәм менә нәкъ бер гасыр вакыт узгач, кабат «Бәхет кошы»! Әсәр дә, авторлар да башка, әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт – тарихыңны хәтерли, хыялларыңны кадерли белүдә! -
19 апреля 2019 - 13:20
Энҗеле калфак
Хәтерлисезме, моннан бер җиде-сигез ел элек «Яңа гасыр» каналыннан «Сөюләрем сине хак минем» дигән телефильм күрсәткәннәр иде. Режиссер Нурания Җамали куйган татарча әлеге фильмны бик яратып кабул итте тамашачы. Артистлары да кемнәр диген: Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова һәм… Иркәгөл ролендә уйнаган кечкенә генә кызчык. Энҗе Әхмәтҗанованың әлеге дебюты уңышлы була. Шул көннән аны урамда танып, сәлам бирә башлыйлар, телевидениегә эшкә чакыралар… Кыскасы, Энҗе хәзер сәхнәдән төшми дә диярлек. -
17 апреля 2019 - 11:32
Сәйдәшнең беренче мәхәббәте
Кулъязманы укыганда Әмирхан ага Еникинең чыганак материалга никадәр якын килеп иҗат итүе, хатирәләрдәге бер генә өтернең дә төшереп калдырмавына таң каласың: ул, уналты битлек истәлекне чүпрә салып кына ике йөз битле бәянга әверелдергән гүя! Бер карасаң, һични өстәмәгән дә кебек, бары матурлаган, бизәгән генә… -
10 апреля 2019 - 16:13
Татар кызы - кем ул?
Татарлар хатын-кызның милли идеалы турында иң еш сөйләшә торган халык сыман. Рәсем сәнгатебез дә, әдәбият та бу мәсьәләне әледән-әле күтәрә, әмма җәмгыять бик күп социаль төркемнәрдән тора, һәм язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар алар арасыннан табып алган матурлык үрнәкләре, өлгеләре һәрвакытта да бар кеше зәвыгына җавап бирмидер. -
8 апреля 2019 - 08:25
Ничек миллионер булырга?
Финанс ягыннан бәйсезлеккә ирешү өчен кеше ниләр эшләргә тиеш? Әлбәттә, кеше үз алдына бу сорауны куя икән, ул җавабын да табачак, уңышка да ирешәчәк. Теләсә. Бик нык теләсә… Әмма күп кенә кешеләр, бу турыда уйласалар да, әлеге сорауга җавапларны эзләргә ашыкмыйлар. -
1 апреля 2019 - 13:38
Һәр студентым нәрсәгә дә булса өйрәтә
Фән дөньясында филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты мөгаллимәсе Алсу Хәлил кызы Әшрәпованы белмәгән кеше юктыр. Белемле, тырыш, бөтен эшкә дә өлгерә торган бу мөгаллимәне шәкертләре дә ярата, хезмәттәшләре дә ихтирам итә. Ә минем өчен Алсу серле бер дөнья һәм... үзем белән бер дулкында булган, уйфикерләребез, гамьнәребез, максат-омтылышларыбыз бер төрлерәк булган якты кеше ул. -
28 марта 2019 - 15:44
TAT CULT LAB көндәлеге
Tәнкыйтьләргә дә, мактарга да җыенмыйм, проект турында катнашучы күзлегеннән сөйлисем килә. Шигырь язу белән мавыгучы һәркем үз әсәренең халык җыры дәрәҗәсенә җитүен телидер. Халык җыры дигәндә – бөтен кеше дә белә торган, моңланып көйли торган җырны күздә тотам. -
25 марта 2019 - 14:57
Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары
Фән белән диннең ни уртаклыгы бар, диярсез инде. Әмма бүгенге дини вәзгыятьтә шундый хәл урнашты: интернет челтәре ислам үсеше өчен күп мөмкинлекләр бирү белән бергә, аның турында хаксыз мәгълүмат тарату өчен шартлар да тудырды. Аптыраш инде: бүген исламнан ерак булган кешеләр дә челтәрдә фәнни-илаһият мәсьәләләре буенча үз фикерен әйтергә, төрле бәхәсләрдә катнашып калырга ашыга. -
20 марта 2019 - 11:16
Айдар Шәйхин: «Бездә галимнәр ялчы хәлендә»
Берничә ел элек, Русия күләмендә узган тарих олимпиадасында җиңү яулап, Айдар Шәйхин үзен генә танытып калмады, туган ягы Актанышны, үзе укыган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат данын да арттырды. Ә бит ул хәзер җитәкләгән «Гыйлем.tatar» проектына орлык та гимназиядә укыганда салына – аны укытучысы Ленар Хөсәенов белән бергә уйлыйлар. Айдар КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтына «Дин белеме» кафедрасына укырга кергәч, «Гыйлем» дә башкалага күчә.