8 февраль 2019 яңалыклары
-
8 февраля 2019 - 23:10
Олы Мәтәскәнең 25 еллык көрәш беренчелеге
Әлеге ярыш быел 25 нче тапкыр уздырылды. -
8 февраля 2019 - 11:39
Йокысызлык көндәлеге. Эксперимент
Кичә үземнең картая башлаганымны аңладым. Мин шулайрак дип чамалыйм, яшьлек үз-үзеңне эзләү ул. Рухи һәм акыл ягыннан туктаусыз үскән, үзен төрле яктан камилләштерергә тырышкан кеше һәрвакытта да яшь булып кала. Ә мин инде бик күптән бернигә дә гаҗәпләнгәнем, чын күңелдән бәхәсләшкәнем булмады. Эшнең нидә икәнен аңлар өчен хатирәләр тартмасын (миндә шундый тартма бар) актарып студентлыкның беренче елларында яза башлаган һәм уртасында ташланган көндәлегемне тартып чыгарам һәм бервакыт үткәрелгән йокысызлык экспериментын табам. -
8 февраля 2019 - 11:34
Татарча рэпны аңламаганга тәнкыйтьлиләр...
Батыр Харисов – күпкырлы егет. Көндез «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә – яңалыклар, ә кичен төнге клубларда рэп укый, шигырьләр яза. «Ютуб» каналында татар телендә кызыклы интервьюлары бар. Радио дикторы, яшь эшкуарларны берләштерә торган «Бизнес-Орда» проекты активисты. Өйләнгән. Тормыш девизы: «Кеше күңелендә ике бүре сугыша, берсе – яхшы, икенчесе начар. Кеше кайсысын тукландыра, шунысы җиңәчәк!» -
8 февраля 2019 - 11:33
Фәнгә дә яшьләр кирәк!
«Идел» журналы янә яшь галимнәргә йөз белән борыла. Яшерен түгел, аларның бүгенге көндә проблемалары шактый. Фән трендта дип әйтеп булмый, хезмәт хаклары белән шаккаттыра алмыйлар, торак мәсьәләләре дә проблема булып тора. Шуңа карамастан, безнең кебек үк егетләр һәм кызлар җәмәгатьчелекне сокландырып һәм, иң мөһиме, кешелек дөньясына кирәк булган фәнни ачышлар ясап торалар. Нигә без аларны күрмибез дә, нигә халыкка күрсәтмибез соң? -
8 февраля 2019 - 11:20
Күгәрченнәр
Камил үзен белгәннән бирле очарга тели иде. Җиргә болытлар арасыннан аяк салындырып карап утыру да, астыңда меңләгән авыл-шәһәрләр калуын да түгел, ә очкан вакыттагы җиңеллекне, ирекне тою теләге һәрвакыт күкләргә тартты. -
8 февраля 2019 - 11:08
Томаннардан алма исе килә
– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез? – Синең туасыңны көтеп, кызым... – Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?! – Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек...