Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
25 октября 2023 - 16:17
Композитор Ильяс Камал: Татар музыкасы чит илнекеннән бер дә калышмый
Казан консерваториясендә берьюлы ике факультетта белем алган (!) егет белән танышабыз. Хәер, композитор, музыкант, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камалны белмәүчеләр сирәктер. Ильяс Санкт-Петербургта туган, шунда башлангыч музыкаль белем алган. Ә инде Казанда ул музыкант, композитор буларак формалашкан. С.Сәйдәш, Р.Яхин традицияләрен дәвам итәрдәй өметле композитор. -
18 октября 2023 - 10:12
Илшат Рәхимбай: «Мин хәзер күпкә кыюрак»
Татарстанда быелгы җәйнең иң төп мәдәни вакыйгаларының берсе – Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы премьерасы булгандыр, мөгаен. Ул шактый шау-шу уятты, бик күп уңай һәм тискәре бәяләмәләр җыйды. Әйтергә кирәк, «Микулай»ны дөньяга чыгару процессы – үзе үк кызыклы сюжетка тиң. Татарстаннан яшь режиссер үз илебез кинематографы мэтрлары катнашында этнотриллер төшерә һәм соңгы мизгелдә картинаны тулысынча эшләп чыгу өчен краудфандинг (акча җыю) игълан итә. Без режиссер Илшат Рәхимбай белән шәхсән күрешеп сөйләштек. Халыкта зур кызыксыну уяткан фильмны төшерү серләре турында аның үзеннән сораштык. -
6 октября 2023 - 10:43
Рөстәм Зиннуров: «Бераз гына сәер мин»
Ул шундый үзенчәлекле артист. Беренчедән, чит ил актерларына охшаш тышкы кыяфәте белән әсир итә. Икенчедән, һәр кеше белән уртак телне тиз таба. Кино сәнгатен үлеп ярата! Театрга мәхәббәте турында әйтәсе дә юк. Хәер, сәхнә кешесе бит. Сүзебез – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров турында. -
23 сентября 2023 - 12:28
МОГҖИЗАИ АКВАРЕЛЬ
Рәссам Рөстәм Хәбиров – Бөгелмә шәһәреннән. Ул әүвәл – Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең сынлы сәнгать-графика бүлеген, аннары Башкортстандагы Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлаган. Бүгенге көндә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә. -
11 сентября 2023 - 15:38
ЛАТЫЙПОВ ДИГӘН ЖУРНАЛИСТ БАР ИДЕ
Җыр безнең тормышта җитәрлек кебек үзе. Әмма бу беренче карашка гына. Гармония бармы соң? Менә кайда мәсьәлә! Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа куелышы шундый уйлар тудырды. -
30 августа 2023 - 10:00
МИРА РӘХМӘТ МӘКТӘБЕ
«Кул эше» татар традицион һөнәрчелеге концептуаль мәктәбе узган ел башында Казанда ачылды. -
22 августа 2023 - 12:37
UT FEST: “Ә бу кичә кабатланачакмы?...”
Чаллы шәһәрендә гөрләп узган UT фестиваленнән соң өч көн үтте, ә хисләр шул ук. Чөнки без быел биеп-җырлап күңел ачарга гына түгел, ә фестиваль катнашучыларын, кунакларын яңартылган “Идел” белән дә таныштырырга бардык. UT безнең күзлектән ничек үтте һәм ничек истә калды? Язма шул турыда булыр... -
10 августа 2023 - 12:21
ГҮЗӘЛ ҖИҺАНШИНА: «Хыялланып яшәргә кирәк!»
Сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре ул – җыр. Шуңадырмы, татарда җырчылар шактый күп. Әмма махсус югары белем алганнары гына сирәк. Ә татар халык җырлары башкарып дан казанган яшьләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә бит халык җырларында милләтнең яшәеше, сагышы... -
2 августа 2023 - 09:51
«Yummy Music»ка - 11 яшь. Яшьләрне нәрсә җәлеп итә?
Быел заманча татар музыкасы иҗатчыларын бергә туплаган «Yummy Music» лейблына 11 яшь тулды. Алар 11 ел дәвамында яшьләр өчен тере, актуаль, җанлы музыка иҗат итә. -
28 июля 2023 - 15:45
Рәдиф Галимов: «Күп мактасалар, ышанмыйм»
Театр сәнгатенә берсеннән-берсе талантлы яшьләр килүе сөендерә. Бүген журнал укучыларыбызны шундыйларның берсе – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яшь артисты Рәдиф Галимов белән таныштырырбыз. -
17 июля 2023 - 15:20
ДАНИЯР ХАҖИЕВ: «БЕР СУМКАНЫ ИКЕ КӨН ТЕГӘМ»
Танылган һөнәри күнче, уңышлы эшмәкәр Данияр Хаҗиев осталык тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шушы арада аның күн әйберләре Мәскәүдәге зур күргәзмәдә дә экспозици яләнәчәк. -
26 июня 2023 - 11:26
Акварель аша
Рәссам Эльмира Мостафина Чистай шәһәрендә туып үскән. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. Санкт-Петербургта Илья Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура дәүләт академик институтының графика факультетында белем алган. Бүген ул Санкт-Петербургта яшәп иҗат итә. -
21 июня 2023 - 10:20
Булат Гатауллин: Сәхнә – дөреслек урыны
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин, биредә алтынчы сезонын гына эшләүгә карамастан, дистәләгән роль башкарырга өлгергән инде. Ул иҗат иткән образлар арасында кемнәр генә юк: «Галиябану»дан Хәлил, «Артист»тан Кәрим Тинчурин, Эдвард Куян, Алхимик, «Мио, минем Мио!»дан Мио, «Озын-озак балачак»тан Кендек, «Хикмәт әкиятләре»ннән Гашыйк Болыт һәм Шекспирның Ромеосы! -
8 июня 2023 - 15:36
Айдар Әхмәдиев: Җавапны үткәннән эзлибез
Айдар Әхмәдиев – татар сәнгате дөньясында танылып килүче яңа исем. Казанда дөньякүләм премьерасы шаулап узган «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы буларак күпләребезнең игътибарын җәлеп итте Айдар. Казан егете Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында куелган «Рөстәм маҗаралары» спекталендә дә чирканчык алып өлгерде. -
2 июня 2023 - 09:57
Таҗлар остасы
Динара Даутова – үзенең үзенчәлекле кул эшләнмәләре белән йөзләрчә хатын-кызның күңелен яулаган кул эшләнмәләре остасы. Аны Татарстанның бердәнбер таҗ ясау остасы дисәк тә дөрес булыр.