Эксклюзив рубрикасы буенча яңалыклар
-
8 декабря 2022 - 13:35
“Идел” журналының «Авыл-party» проекты - җиңүче!
Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату буенча республика конкурсында “Идел” журналы җиңү яулаган иде. -
8 декабря 2022 - 10:59
«Милли хәзинә» Идел буе яшьләр фестиваленең гала-концерты узды
Конкурс туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2022 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр үтте. -
8 декабря 2022 - 09:37
“Сөясеңме, сөймисеңме?...”: һәр кеше үзенекен күрә
7 декабрьдә “Һөнәр” XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Галиасгар Камал театрының Кече сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан “Сөясеңме, сөймисеңме?...” трагикомедиясе куелды. -
3 декабря 2022 - 20:23
«Тукай әле дә безнең арада...»
2 декабрь көнне Г. Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайның “Күңелле сәхифәләр” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. -
23 ноября 2022 - 15:14
Кариев театрында - премьера
Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да... Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдырган. -
21 ноября 2022 - 16:00
"Бала - хокук даирәсендә" бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Олыларның бер генә проблемасы да балалар күз яшенә тормый. Моны истә тотып, кечкенәләр хокукын яклауга республикабызда зур игътибар бирелә. Алай гына түгел, нәниләр һәм үсмерләр үз хокукын белеп торсын өчен зур мәгълүмати эш алып барыла. -
19 ноября 2022 - 16:00
Казанда “УМНИК” финалистларын билгелиләр: ярты миллионга кемнәр лаек булыр?
Проектлар презентациясе Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды мәйданчыгында узды. -
14 ноября 2022 - 14:22
Әдәби судта "Меланхоликлар эше" тикшереләчәк
16 ноябрь көнне көндезге сәг 1дә Казанның Татар китабы йортында “Идел” журналы һәм ТР Язучылар берлеге каршындагы Әдәби суд утырышы үтәчәк. -
26 октября 2022 - 13:46
Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәрендә татарча концерт куйган
Әтнә театры Кыргызстанда яшәүче татарлар өчен махсус концерт программасы төзегән. Ул үз эченә халык җырларын, театральләштергән биюләрне һәм махсус язылган шигырьләрне алган. -
19 октября 2022 - 10:00
«Идел»гә языл һәм бүләк от!»
Дуслар! "Идел" журналы бүләкләр уйната. Һәркем "Идел чәе"нә ия була ала! -
14 октября 2022 - 13:27
«Җәлил укулары-2022»: галимнәр мәңгелек темалар - батырлык, илгә мәхәббәт, гражданлык позициясе турында фикер алышты
Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. -
13 октября 2022 - 16:08
“Милли театр мәктәбе” халыкара дәрәҗәгә чыгарга ниятли
Казанда 14-16 октябрьдә “Милли театр мәктәбе” проекты узачак. Әлеге проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Александрия театры һәм Милли театрлар ассоциациясе инициативасы белән оештырыла. -
11 октября 2022 - 11:28
Татарстанда яшьләр өчен ышаныч телефоны эшли башлады
Былтыр ел дәвамында психология үзәкләре 32 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иткән булса, быел аларның саны 9 ай эчендә 30 меңнән артып киткән. -
7 октября 2022 - 15:01
«Идел» чәе
Татар матбугатын яратып укучылар өчен яхшы хәбәр: октябрьнең 13нә кадәр журналларга һәм газеталарга түбәнрәк бәядән язылырга була. Язылуга ташлама 13%ка кадәр җитә. Яңа яртыеллыкта "Идел" журналы укучыларына нинди яңа проектлар әзерли, нинди геройлар белән очраштырачак? -
4 октября 2022 - 11:35
Татарстанда үз-үзенә кул салучылар саны арта
Россия күләмендә республикабыз бу күрсәткеч буенча шактый түбән баскычларның берсендә исәпләнә үзе. Төбәктәге социаль-икьтисади вәзгыятьнең шактый тотрыклы һәм диннең көчле булуы үз теләге белән тормыштан ваз кичүчеләр санын киметә, ди психиатрлар.