Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
3 ноября 2020 - 10:29
ТҮРКӘР СОУККАН: «ГОМЕР БУЕ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР ТУРЫНДА КИТАП ҖЫЙДЫМ»
Түркәр Соуккан – Швециядә гомер итүче милләттәшебез. Хокук һәм социаль антропология фәннәре белгече. Безгә ул Швеция татарлары һәм бүтән төрки халыклар тарихы турында фәнни хезмәтләр авторы буларак та кадерле. -
28 октября 2020 - 10:38
«МИЛЛИ КИЕМ – ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК ТА УЛ»
Дизайнер Гөлфия Шәйдуллина-Билалова – башкаларга сөенеч бүләк итүчеләр затыннан. Шагыйрь һәм рәссам Малькольм де Шазальнең: «Чәчәкләрнең көндәлек халәтләре булмый, алар һәрвакыт бәйрәмчә киенгән», – дигән сүзләренә кушылып, татар хатын-кызларының да, чәчәкләр кебек булуларын, һәрчак бәйрәмчә, зәвыклы киенүләрен генә тели. -
20 октября 2020 - 10:38
ҖИЯКЛӘР ҖЫРЫ
Алдагы көннәрдә без дә шушы мәдәни мирасыбызны саклап кала алсак иде! Яшьләребез Татарстанда шушы юнәлештә эшчәнлек алып барса, бик яхшы булачак, билгеле. -
15 октября 2020 - 11:04
МУЗЕЙДАН МӘЧЕТКӘ
Вирус дигән зәхмәт тормышыбызны һич көтелмәгән хәлгә төшерде. Илләрне генә түгел, кешеләрне бер-берсеннән ерагайтты, күрешмәс итте. Менә шундый бер вазгыятьтә Истанбулда тарихи вакыйга – данлыклы Айя-София музеен яңадан мәчет итү тормышка ашырылды. -
8 октября 2020 - 12:27
ХЕЗМӘТЕ БАРНЫҢ ХӨРМӘТЕ БАР
Бу тормышта күпне күргән, ачысын да, төчесен дә татыган, әмма авырлык-сынауларга бирешмичә, үз абруен саклап калган бик тә гыйлемле, хәлле бер абзый белән сөйләшкәндә: «Мин яшьләрдән өйрәнәм, алар безгә караганда алга китеп фикерли белә», – дип, үзенең үсмер уллары да киңәш-тәкъдимнәре, уй-фикерләре белән бизнесында шактый ярдәм итүе турында сөйләгән иде. -
6 октября 2020 - 08:57
«АК ЧӘЧӘКЛӘР» АША ТАНЫЛУ
Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина күпләргә «Ак чәчәкләр», «Мәхәббәт йолдызым», «Җилләр булып» җырлары аша яхшы таныш. Үз тамашачысын табарга өлгергән, тыйнак һәм зәвыклы җырчы белән иҗат юлы, «идеаль» ир һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек. -
28 сентября 2020 - 10:13
ҖИРНЕҢ КЕНДЕГЕ
Әтнә... Дөньяның үзәге, җирнең кендеге минем өчен менә шушы туфракта. Беләм, журнал укучылар арасында хәтта Әтнә кайда соң ул дип сораучылар да табылыр. Татар иленең нәни генә бер почмагын бүгенге өермәле заманда белмәүчеләр булса да ничек үпкәлисең? Без бит хәзер глобаль максатлар белән галәми хыяллар киңлегендә яшибез. -
24 сентября 2020 - 10:04
СӘЛӘТКӘ – НУР, ЯЗУЧЫГА ИЛҺАМ
«Бүгенге заман татар баласы нинди идея-фикерләр белән яши?» дигән сорауга җавап табасыгыз килсә, аларның иҗаты белән танышырга ашыгыгыз. Без таныштык һәм ышанып әйтә алабыз: алар яктылыкка, матурлыкка омтыла, үз уйларын образларга һәм чагыштыруларга төрә, чынбарлыкны хыяллары белән бизи. «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби бәйгесенең өстенлеге дә шулдыр инде ул – сүзләренә карап, катнашучыларның шәхесен аңлап була. Быел исә безгә «Сәләт» аланына барып, аларның үзләре белән танышу бәхете дә тәтеде. -
21 сентября 2020 - 09:23
ТУКАЙ ҺӘМ РЕКЛАМА
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) иҗаты үзе исән вакытта ук популярлык казана, яратып укыла, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә яңгырый. Аның әсәрләрен эпиграф итеп алалар, фотоларын бастыралар. Бу Тукай иҗатына ясалган рекламаның бер төре буларак та кулланылган, шигырьләрдән алынган өзекләр, шагыйрьнең фотосурәте халык арасында таралган. -
17 сентября 2020 - 11:57
ИМАМ БЕЛЯЕВ ҺӘМ ФИН ТАТАРЛАРЫ
Фәлсәфә фәннәре докторы Рамил хәзрәт Беляев – татар дөньясында танылган шәхес. Финляндиянең ислам җәмгыятенә имам итеп билгеләнгәндә, аңа 26 яшь кенә була әле. Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районындагы Сафаҗәй авылында туып үскән егет Мәскәүдә дини белем алганнан соң, тормышын дәгъват юлы белән тыгыз бәйләргә карар кыла. -
14 сентября 2020 - 12:52
ПАНДЕМИЯДӘН СОҢ “УСАЛЛАНГАН” КАМАЛ ТЕАТРЫ
Коронавирус пандемиясеннән соң, Галиәсгар Камал театрының беренче куйган спектакле – усал комедия, “Өйләнәм.tat” булды. Афишада күргәнче үк әлеге комедиянең чыгачагын ишеткәнгә, премьера күптәннән күңелне кытыклый иде – нәрсә күрсәтерләр? -
10 сентября 2020 - 12:29
МИЛЛИ БАЙЛЫК КОЛЛЕКЦИЯСЕ
ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» саклана. Әлеге коллекциядә мөһаҗирлектә татарлар тарафыннан язылган, нәшер ителгән китаплар, журналлар, документлар, фотосурәтләр саклана. -
8 сентября 2020 - 10:38
КАЗАНДА ТАССРНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА ЗУР ЭКСПОЗИЦИЯ АЧЫЛДЫ
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы уңаеннан республиканың иң зур музеенда масштаблы яңа экспозиция төзелде. -
5 сентября 2020 - 13:20
ИКЕ КАНАТЛЫ КӨНЧЕ «КОРТ»
Пандемия безнең тормышка килеп кергәннән бирле, театр ишекләренең кайсы якка ачылганын оныта башлагангамы, кичә Кариев театры бинасы каршында озак кына басып тордым. Ни дисәң дә, театрның 33 сезонына – “Корт” спектакленә дип әзерләнеп килдем бит. Спектакльнең фәлсәфи комедия икәнен белгәч, кәеф күтәреләчәгенә ышанган идем. Ләкин театрлы кичем күз яшьләрсез дә узмады. Анысы турында соңрак... -
2 сентября 2020 - 09:36
ТЯК: АЛГЫ САФТА - ВЕТЕРАННАР!
2020 елның 2 сентябрендә тарихта утызынчы мәртәбә Татар яшьләре көннәре (ТЯК) ачыла. Әлеге вакыйганың чараларына Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты яшьтәше булган Татар яшьләре көннәренең ветераннары да чакырулы. Данлыклы көннәргә нигез салучылар һәм катнашучылар – туксанынчы еллар татар яшьләр хәрәкәте активистлары. Кемнәр соң алар?