Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 августа 2019 - 13:37
«Идел»ем, «Идел»кәем...
«Гомер уза, аккан сулар кебек...», – дип җырлыйлармы әле?! Кай арада еллар сизелми дә узган диген,ә! Инде «Идел» журналының чыга башлавына да утыз ел тулган икән. -
7 августа 2019 - 14:55
Рүзәл Мөхәммәтшин: «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин»
Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык. -
19 июля 2019 - 10:23
Тукай Күпербаш авылында булганмы?
Халкыбызның күңел дөньясында мәңгелеккә урын алган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге күп санлы китап-монографияләрдә, гыйльми конференцияләр материалларында, фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләрдә дә яктыртыла. -
12 июля 2019 - 10:26
Фаил Шәфигуллин турында: Коеп куйган шагыйрь генә түгел
Юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллинга быел май аенда туксан яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, әлбәттә. -
11 июня 2019 - 10:51
Бала синең өеңдә кунак кына
Хәзерге вакытта океан артында яшәүче милләттәшебез Рәфинә Ибраһимованы студент елларыннан беләм. Ә менә Америкага күченүе турында күптән түгел ишеттем. -
7 июня 2019 - 15:12
Мактаулы исемнәр алучылар исемлегендә Кариев театрын ешрак атасыннар иде...
Кариев театры соңгы араларда хәбәр тасмаларыннан төшеп тә тормый бугай. Йә яңа спектакль куйган ул, йә гастрольгә барып кайткан, йә балалар өчен дәрес яки остаханә үткәргән. Мактыйлар да аны, ара-тирә сүгәләр дә, ләкин битараф калучылар сирәк... -
23 мая 2019 - 13:40
Марсель Галиев: «Батырлык кылсак та, безнең милләткә язылмый ул…»
Узган җәйдә Татарстан Язучылар берлеге каләм ияләренә Болгарга сәяхәт оештырган иде. Менә шул сәфәрдә Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевне яңа яктан ачтым. -
23 мая 2019 - 06:38
"Тану - Алланы, белү - дөньяны..." Нәбирә Гыйматдинова белән Ркаил Зәйдула әңгәмәсе
Һәрберебез Кодрәт иясенең күзәтүе астында тереклек итәбез. Без зур Сынауда. Нинди гамәлләр кылабыз, ниләр уйлыйбыз (ниләр язабыз!) – яхшысын да, яманын да фәрештәләр теркәп бара. -
22 мая 2019 - 15:01
«One of you», ягъни – «Сезнең арадан берәү»
Әлеге язмада Ленар Шәех иҗаты һәм аның 2017 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күргән шигырьләр җыентыгы турында чит илдә яшәп иҗат итүче милләтәшебез, шагыйрь, галим Рөстәм Сүлтинең уйланулары тәкъдим ителә. -
17 мая 2019 - 15:14
Шәүкәт Галиев – рухи остазым
Йолдызнамә буенча, без икебез дә – Чаян. Кем әйтмешли, ноябрь балалары. Мин туган елны, ягъни 1961 елда, Шәүкәт абый Галиев Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары Әдәби курсларны тәмамлый. -
16 мая 2019 - 09:15
Мәһәр «кыйммәт»кә төшәр
«Хатын-кызның гарантиясе ул» Шамил Камалов, банк хезмәткәре: – Берничә ай элек сөйгәнем белән никахлаштык. Безгә никахны «Казан нуры» мәчете мулласы Нияз хәзрәт укыды. Үзенең үгет-нәсыйхәтендә, хәдисләр белән дәлилләп, мәһәрнең мәгънәсен вә файдасын аңлатты. Күбебез аның әһәмиятен аңлап бетерми икән. Максаты ир кешенең җитдилеген яки байлыгын күрсәтү генә түгел, ул ерак юлга китсә, яисә үлеп калса, мәһәр исәбенә хатын-кыз өч ай буена яшәрлек булырга тиеш. Мәһәр – хатын-кызның кагылгысыз запасы да, шәхси милке дә, гарантиясе дә. Ул гаиләнең бөтен уртак малыннан аерылып тора. Нияз хәзрәт сөйләүләрен аңлашылганча, мәһәр итеп алтын-көмеш бизәнү эшләнмәләре генә түгел, мал-туар да бирергә ярый. Мәсәлән, хәзрәт болай дип сөйләде: хәллерәк татар кешеләре хатыннарына мәһәр итеп сыер тапшырган чак булган. Сыердан килгән барлык файда, хатын-кызның шәхси милке саналган. Мал үлсә дә, бозавы калган. Алар да хатынныкы булып исәпләнгән. Сыердан килгән сөт-эремчекләрне дә хатын-кыз үз нияте белән кулланган. Теләсә иренә, гаиләсенә ашата, теләмәсә юк. Шуңа күрә ир-ат бу нигъмәтләрдән хатыны рөхсәте белән генә файдалана алган. Гореф-гадәтләрнең күбесе бүгенге көнгә мәгънә ягыннан туры килмәсә дә, матур йола булып кала бирә, аны үтәү тиешле. Шул исәптән дин кушканны да. Ләкин, һәрвакыттагыча, бөтен нәрсәдә чама белү – алтын урталык кирәктер. Биш мең сумга фәлән ай көн күреп булмаса да, үзенең мәһәренә генә салынып ятучы хатын кемгә кирәктер бит әле? Шуңа күрә артык зур мал сорау бүген актуаль түгелдер, дип саныйм. -
14 мая 2019 - 11:06
Шәһәр – холык, авыл – гадәт
Кайбер галимнәр әдәбиятны авылныкына, шәһәрнекенә бүлеп йөртә. Сүз сәнгатен шул рәвешчә төркемләү узган гасырда бик озак кире кагылып килгән иде. Мин әле дә аны фән өчен шулкадәр кирәкле, мөһим бүленеш түгел, дип саныйм. -
25 апреля 2019 - 11:33
Ике смайлик бер нокта
Ә сез «Ё» хәрефен хәтерлисезме әле? Минем әбием аны әле дә куллана. Ә ун елдан яшьләр бу хәрефне иске компьютер клавиатурасыннан күреп кенә таныячак. Әйе шул, тел тере организм кебек, туктаусыз үсә, үзгәрә, эволюция процесслары кичерә. -
15 апреля 2019 - 13:10
Ркаил Зәйдулла: Шагыйрь аз гына ач булырга тиеш
Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята”, — дип белдерә язучы, шагыйрь һәм драматург, Ркаил Зәйдулла. -
10 апреля 2019 - 16:13
Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный
Кырым татар кызы Эльвира белән Казан татары Маратка бер-берсенә яратылган яр булуларын аңлау өчен дүрт көн аралашу җитә. Берсенең Краснодар шәһәрендә, икенчесенең Татарстан башкаласында яшәве, ике арадагы меңәр чакрымнар да куркытмый аларны.