Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 марта 2021 - 13:50
ТЕЛ САГЫНДА НИ ТОРА? МИЛЛИ МӘГАРИФ ҺӘМ МИЛЛИ ҮЗАҢ!
Хөрмәтле укучылар, игътибарыгызга Данис Шакировның мәсьәләне төрле яклап ачыклаган фикерләрен җиткерәбез. -
1 марта 2021 - 16:04
ЛАБИРИНТТАН ЧЫГУ ЮЛЫ БАРМЫ?
2020 елның 3 декабрендә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Юбилей республика күләмендә зурлап билгеләнмәде. Ремонтка ябылган музей ачылмады... Аның каравы, декабрьдә – композитор туган айда Тинчурин театрында «Сәйдәш. Йокысызлык» дигән спектакль-лабиринтның премьерасы узды. -
25 февраля 2021 - 10:21
АЙДАР ҖАББАРОВ: «Бәлки мин башка дөньяда яшимдер?..»
Аның спектакльләренә Татарстан тамашачысы да, Мәскәүләр дә битараф түгел. Үтереп мактаучылар да, салып таптаучылар да җитәрлек үзен. Ул исә алга баруын дәвам итә. Һәм ничек кенә әле! Авыл җанын нечкә тоемлаган шәһәр егете – режиссер Айдар Җаббаровның уңыш сере нидә? -
17 февраля 2021 - 10:20
"УДМУРТИЯ ТАТАРЛАРЫ" ТУРЫНДА
Илнең бөтен почмакларында тамыр җибәреп яшәгән халкыбыз турында тулы картина туплансын өчен, аны һәрдаим өйрәнеп торырга кирәк. «Халыкны өйрәнү» ничек, нәрсә була соң ул? дигәндә, әлбәттә, милләт турында статистик мәгълүмат та, аның тарихы, бүгенгесе, теле, гореф-гадәте, милли сәнгате, халык авыз иҗаты, тормыш-көнкүреше һ.б. – халык яшәеше белән бәйле бөтен нәрсәләр дә мөһим. -
16 февраля 2021 - 11:47
ТУКАЙГА БҮЛӘКЛӘР
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай белән аның дуслары арасында бер-берсенә ясалган бүләкләр зур кызыксындыру уята. Аларның кайберләре, гасырны кичеп, музей фондларында сакланып калган. -
11 февраля 2021 - 13:30
КАЮМ НАСЫЙРИ - ТАТАРНЫҢ ЛЕОНАРДО ДА ВИНЧИЕ
«Идел» журналы «Каюм Насыйри – татарның Леонардо да Винчие» сәхифәсен ачып, әлеге серле, гаҗәеп шәхес, олпат галим турында язмалар циклын башлап җибәрә. «УРЫС КАЮМ» МИРАСЫ -
9 февраля 2021 - 12:50
КЫЗЛАР КИЛСӘ, «ЭРЕП» КИТӘ ИДЕ
Мине кайберәүләр Фәнис Яруллинның туганы дип уйлый иде. Туганнан да якын булдык без аның белән. Фәнис Яруллин дөньяга килгән февраль аенда беренче тапкыр ачыктан-ачык аның белән бәйле хатирәләремне яңартырга булдым. -
5 февраля 2021 - 14:08
ФОТОСЫЗ ОЧРАШУ
Анталья безне сентябрь ахыры булуга карамастан, Русия туристлары һәм диңгез ярларына шыплап тулган кафе-рестораннары белән каршы алды. Бераз аптырашта калдым: ни битлек, ни ара саклау юк. Уку елы башланганга күрә, туристларның балалар белән ял итүе дә гаҗәпләндерде. -
1 февраля 2021 - 16:14
Ш.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯ: «ӘДӘБИЯТКА КИЛҮЕ ҖИҢЕЛ, КАЛУЫ АВЫР»
Кайсы язучы белән сөйләшмә, алар үзләренең иҗатында шактый зур роль уйнаган остазларының исемен телгә алалар. "Шагыйрьгә остаз кирәкме?" дигән язма "Идел" журналы битләрендә басылып чыккан иде. Ә язучыга? Әлбәттә, кирәк! Сүз бит кемдер артыннан иярү, аны кабатлап иҗат итү турында бармый, ә бигрәк тә әдәбиятта үсәргә этәргеч булырлык шәхесне табу, аның иҗаты аша тәҗрибә туплау турында барадыр. -
25 января 2021 - 12:08
СӘНГАТЬЛЕ СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ
Ниһаять, нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башлады шикелле! Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырырга өлгергән иде. Туган тел аһәңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде. -
18 января 2021 - 10:00
МӨҺАҖИРЛЕКТӘ КАЗАНГАН ШӨҺРӘТ
Төрекләрнең тарих фәненә нигез салган Әкъдәс Нигъмәт Курат – татар егете. Ул – хәзерге Чирмешән районының Бәркәтә авылында туып-үсеп мөһаҗирлектә гомере узган милләттәшебез. -
15 января 2021 - 11:02
«ҖОМГА БАЗАРЫ»Н КАЙТАРЫРГА КИРӘК!
Гөлүсә Батталованы шактыйдан беләм. Иҗаты белән даими кызыксынып барам: аның шигырьләрен беркемнеке белән дә бутап булмый, алар кыюлыгы, тирән фәлсәфәсе белән дә аерылып тора. Инстаграм битендә «Җомга базары» исемле беренче пьесасы сәхнәләштерелүе хакында укыгач та, баштан «Их, күрә алмыйм инде» дигән үкенечле уй узды, чөнки мин Кукмара районында гомер итәм, ә спектакль Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында куела. -
11 января 2021 - 10:14
БӘҺАСЕ – УНИКЕ ТИЕН
«Әлислах» газетасы нәшрияты иң элек «Болгар» номерларында эшли, ә 1908 елның май аеннан Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) урамына Ш. Апаков йортына күчә (бина сакланмаган). -
1 января 2021 - 14:56
ИДЕЛ КЫЗЫ МИЛӘҮШӘ
Янәшәбездән калфак яки читек кигән кызлар узып киткәндә, гадәттә, күпләр сокланып кала, күңелләрендә кызыксыну уяна. Халык: «Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк», – дип юкка гына әйтмәгән шул. -
29 декабря 2020 - 13:42
САМАВЫР ТОРБАСЫННАН ДА ТАТАР КӨЕ ЧЫГАРА
Чалгы, кырлы бәләк, чыршы агачыннан кәгазь калынлыгы гына уеп ясалган кубызлардан башлап, ак гармуннарда өздереп уйнаучы егет белән очраштык әле. Хәтта самавыр торбасыннан да көйләр чыгара. ХХI гасырда андый татар егетләре сирәк очрый. Саф татарча сөйләшкәнен дә өстәп куйыйк, анысы да аерым мактауга лаек.